Казанга сәяхәтем

i330нчы август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне

Бик күп еллар күңелемдә йөрткән
Казаныма килдем мин бүген.
Күрдем аның сихри матурлыгын,
Күрдем аның зәп-зәңгәр күген.

Каршы алды безне горур Казан
Җәй аеның матур таңында.
Тормышларга ашты бу хыялым,
Нур балкыды минем җанымда.
 
Уйлап уздым Казан урамнарын,
Сибелгән, дип, татар, адашкан.
Гомеребез монда узмаса да,
Тамырыбыз монда тоташкан.
 
Башым иеп сәлам бирдем аңа,
Гүя ул да бирде җавабын.
Бу сәяхәт бушка китмәс әле,
Бер Ходаем язар савабын.
 
Бөек Казан, син бит безнең Мәккә,
Күңел һәрчак сиңа тартыла.
Сине күреп, хозурланып кайттым
Ярмәгемә, өем-йортыма.
 
Казанымның барлык мечетләре
Иман нуры чәчә азанда.
Бар мөселман азан ишетүгә
Җыелалар олы намазга.
 
«Туган авылым» дигән урыннарда
Насыйп булды безгә йөрергә.
Олы мәчет Кол Шәрифтә булып,
Сөембикә манарасын да күрергә.
 
«Туган авылым» — күңел ачу урыны,
Ничек шулай кора белгәннәр?!
Һич онытмас мондый гүзәллекне
Казаннарга килеп күргәннәр.
 
Агач өйләр, тирә-ягы гөлләр,
Беркайда юк андый матурлык.
Сабыйларча күреп куаныштык,
Казаныма бу зур горурлык.
 
Кол Шәрифнең эчләренә кереп,
Матурлыгын күреп сокландык.
Ризалыгын сорап Бер Ходайның,
Намаз укып, рухи пакьләндек.
 
Сыйландык без тәмле чәйләр белән,
Кайнар коймак иде табында.
Насыйп булса иде күрешүләр
Казан белән тагын, тагын да.
 
Нурлы Казан, син кыйбла да безнең,
Рухи көчләр синнән алабыз.
Мәңге яшә, күкрәп чәчәк ат син,
Зур уңышлар теләп калабыз.

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

 
 

Просмотров: 978

Комментирование запрещено