Гакыйль Сәгыйров турындагы китап рухландыра

news_19795Казанга Бөтендөнья татар конгрессы җыенына баргач, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллин миңа татар халкының каһарман шәхесләренең берсе, яшьли ачы язмышка дучар ителсә дә, сынмаган-сыгылмаган күренекле татар шагыйре, рәссам һәм журналист Гакыйль Сәгыйровка багышланган “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китапны бүләк иткән иде.

Мин аны, вакыт табу белән, бер тында карап һәм укып чыктым. Бик эчтәлекле, сыйфатлы, тәрбияләү мөнәсәбәтләрен тудыра торган басма бу. Рәхмәт!
 
131нче биттәге “Кеше була белик…” дигән язманы аеруча ошаттым, аны һәм башка авторларның истәлек язмаларын үзебезнең “Безнең тормыш” газетасында да бастырып чыгарачакбыз, Аллаһы бирсә.
 
Рәфгать абый Әһлиуллин — чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең хөрмәтле бер вәкиле. Бу һич кенә дә куштанлану сүзе түгел. Чын күңелдән әйтелгән сүзләр. Сезгә тазалык, уңышлар телим! Яңа очрашуларда күрешергә насыйп итсен. Ә Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗаты барыбызга да үрнәк булсын иде.
 
Равил ХӨСӘЕНОВ,

Марий Эл Республикасы Бәрәңге районының татар телендә нәшер ителүче “Безнең тормыш” газетасы баш мөхәррире.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1498

Комментирование запрещено