Сызран мөселманнарының яңа сайты ачылды

1Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһү вә бәрәкәтүһ!

Аллаһыга шөкер, Сызран мөселманнарының яңа сайты ачылды: www.muslimsyzran.ru. Ул Сызран мөхтәсибәтенең төп сайты. Аны имам-мөхтәсиб Илгизәр-хәзрәт Сәгъди алып бара.

Иң беренче максатыбыз — халыкка ата-бабаларыбыз алып килгән хак юлны — динебез Исламны, җир йөзендәге мөселманнарының күпчелеге тоткан бөек имамыбыз Абү Хәнифә рахмәтуллаһи мәзһәбен, дөрес игьтикад кылу — ышануны  аңлату һәм өйрәтү. Чөнки хәзерге интернет заманында яңа буын вәкилләре, бигрәк тә татар яшьләре, «шейх гугл»дан дәрес алып, халкыбызга хас булмаган юлларга кереп китәләр. Без, имамнар, яшь буынга өйрәтмәсәк, аларны башкалар өйрәтәчәк!

 

Имам-мөхтәсиб Илгизәр-хәзрәт СӘГЪДИ.

Сызран шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1694

Комментирование запрещено