Бүген барлык уку йортларында яңа уку елы башланды. Бу уңайдан мәктәпләрдә тантаналы чаралар, линейкалар узды.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе бусагасын беренче тапкыр атлап керүче 76 баланы мәктәп директоры Радик Газизов, Самара өлкә Халыклар дуслыгы йорты мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Хоровинников, “Яктылык” татар мәктәбенең беренче директоры Хәридә ханым Дашкина, өлкә “Туган тел” татар милли-мәдәни оешмасы президенты Ильяс Шәкүров һәм башкалар котлап, укучыларга – яхшы билгеләр, ата-аналарга – түземлек, укытучыларга яңа уңышлар теләделәр.
Беренче сыйныфка укырга килгән Асия Кәлимуллина һәм Майя Шәмсетдинова иптәшләре һәм укытучылары Сәгыйдә Нуруллина белән танышып өлгергәннәр дә инде.
- Белем бәйрәмен дулкынланып көттек. Беренче кызыбыз Әминә шушы ук мәктәпнең 4нче сыйныфында белем ала. Өйдә дә, мәктәптә дә татар мохитында үссен дип, төпчегебезне дә, әлбәттә, “Яктылык”ка бирергә булдык һәм моңа бик шатбыз, — дип сөйләде Асиянең әнисе Мәрьям Кәлимуллина.
Ә Самараның Южный город микрорайоны балалары Белем көнен яңа мәктәптә каршы алдылар. Белгечләр сүзенә караганда, бу заманча, уникаль уку йортына Россиядә тиңнәр юк.
“Бердәмлек”нең киләсе санында өлкәбез мәктәпләрендә үткән Белем бәйрәме турында без тулырак итеп язарга җыенабыз.
Гөлгенә СӘЛАХОВА әзерләде.
КОНТЕКСТ:
Кыңгырау чыңы мәктәпкә чакыра
Просмотров: 1574