1 сентябрьдә мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте. Самара өлкәсендә барлык мәчетләрдә дә җәмәгать белән бергәләп иртәнге һәм гает намазлары укылды. Шуларның иң күләмлесе, әлбәттә, гадәттәгечә Самараның Стара Загора урамындагы Җәмигъ мәчетендә узды.
Шактый зур бина гаеткә килүчеләрнең барсын да үз эченә сыйдыра алмады. Шуңа күрә күпләр намазларын мәчетнең киң йортына намазлыкларын җәеп укыдылар. Әйтүләренчә, гает намазына килүчеләрнең саны 14 меңнән артыграк булган.
Гает намазын өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үзе алып барды.
Гает намазыннан соң мәчет йортындагы махсус корылмада корбан чалу башланды. Өч көн эчендә корбанга берничә йөз сарык чалыначак, диделәр.
Просмотров: 1297