Истә калырлык ул көннәр

Фәрзәнә Мәхмүтовага Энгель Фәт­тахов грамота тапшыра.

Фәрзәнә Мәхмүтовага Энгель Фәт­тахов грамота тапшыра.

Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды инде. Шулай да балалар җәй белән хушлашырга теләми әле, ял вакытларын искә алып булса да, аны озайтырга тырышалар.

Әнә Самараның “Яктылык” татар мәтәбенең бер төркем укучылары “Арго” лагеренда булып кайтканнар.

- Октябрь районының “Поиск” мәктәптән тыш тәрбия үзәге хезмәткәрләре 15 елдан артык инде җәйге ялыбызны күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итә. Быел мин дә иптәшләрем һәм мәктәбебезнең тәрбия буенча директор урынбасары Инзилә апа Гыйззәтуллина белән мил­ләтара “Шире круг” сменасында ял иттем. Анда башкорт, чуваш, немец һәм башка милләт балалары белән бик тату яшәдек, төрле мастер-классларда, бәйгеләрдә катнаштык, үзебез концертлар оештырдык.

Халыкара дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән чаралар аеруча истә калды. Һәр милләт үзенең милли геройлары турында мультфильмнар күрсәтте. Ә без, яктылыклылар, яңа дусларыбызга Муса Җәлилнең “Кызыл ромашкалар” әсәре буенча үзебез әзерләгән презентация тәкъдим иттек. Аны барысы да кызыксынып карады, соңыннан сораулар бирүчеләр дә булды.

Бер атна шулай сизелми дә үтеп китте, лагерьдан рәхәтләнеп ял итеп, яңа дуслар табып кайттык, — дип сөйләде Алсинә Дәүләтбаева.

Алсинә ДӘҮЛӘТБАЕВА укытучысы Инзилә ГЫЙЗ¬ЗӘТУЛЛИНА (алдагы рәттә сулдан беренче, икенче) һәм иптәшләре белән “Арго” лагеренда.

Алсинә ДӘҮЛӘТБАЕВА укытучысы Инзилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА (алдагы рәттә сулдан беренче, икенче) һәм иптәшләре белән “Арго” лагеренда.

Милли оешмаларыбызның берничә яшь активисты Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы “Кама” лагере базасында үткән “Тартария” регионара форумында булган. Ике атна дәвамында алар интеллектуаль-ижади чараларда, проект конкурсларында катнашканнар, татар һәм инглиз телләрен өйрәнгәннәр.

- Форумга Кыргызстан, Әс­терхан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Коми, Башкортостан, Марий Эл, Ижау һәм башка күп кенә республика һәм шәһәрләрдән барлыгы 150 бала килгән иде. Без тиз арада уртак тел таптык һәм ике атна дәвамында бер тату гаиләдәй яшәдек.

Көн тәртибе иртәнге зарядкадан башлап, төнгә кадәр кызыклы чараларга бай итеп төзелгән иде. Форумның 14 эксперт мәйданчыгында безне командада эшләргә, кызыклы проектлар төзергә өйрәттеләр.

Кичләрен татар җырла­рын, милли биюләр өйрәндек, “Quiz” дип аталган интеллекту­аль-иҗади уенда, төрле бәйге­ләрдә катнаштык.

Иң истә калганы «Сәләтле кичә» дип аталган бәйрәм концерты булгандыр, мөгаен. Нинди номерлар гына юк иде анда! Кураторларыбыз безгә багышлап, гитарада берничә җыр да башкардылар. Бу вакытта күпләребезнең күзләре яшь­ләнде.

Ә бер көнне Мамадышка экскурсиягә бардык. Анда шәһәрнең тарихи урыннары, Үзәк мәчете белән таныштык, “Туган як тарихын өйрәнү” музеенда да булдык.

Көн саен диярлек кызыклы кешеләр, танылган шәхесләр белән очрашулар да оештырылып торды. Безнең белән күрешергә танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин да килгән иде. Бергәләп шигырьләр укыдык, җырладык, кызыклы вакыйгалар турында сөйләштек.

Эстониядән Estyes оешмасы директоры, Европа Ирек­ле Оешмалары Альянсының экс-президенты Александр Курушев, Colgate компаниясенең Россиядәге партнёры, биз­нес-тренер Елена Розит хез­мәттә югары нәтиҗәләргә ирешү серләре, үзләренең тәҗ­рибәләре белән уртак­лаштылар. Экспертларның киңәшләрен истә тотып, үзе­безнең проектларны төзү өстендә эшләдек.

Ә смена ахырында экспертларны, иптәшләребезне иҗат җимешебез белән таныштырдык. Иң шәп дип табыл­ганнарының ияләренә Татар­станның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәт­тахов грамоталар тапшырды. Алар арасында мин дә бар идем.

Лагерьда туплаган мәгъ­лүматлар күбебезгә киләчәктә файдалы булыр, дип уйлыйм. Ул көннәр барыбызның да күңелендә якты хатирәләр булып саклануына да шигем юк, — дип уй-хисләре белән уртак­лашты Фәрзәнә Мәхмүтова.

Фәрзәнә Мәхмүтовага Энгель Фәт­тахов грамота тапшыра.

Фәрзәнә Мәхмүтовага Энгель Фәт­тахов грамота тапшыра.

Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1014

Комментирование запрещено