«Татар теле укыту — киләчәк турында кайгырту ул…»

Фания ГилязоваКешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны Укытучы биләп тора. Ул баланы белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, туган телен, илен яратырга өйрәтә, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә урта һәм югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы Фәния Гыйлаҗева да нәкъ шундыйлардан.

- Укучыларымда туган телебезнең байлыгына, матурлыгына соклану һәм кызыксыну тәрбияләү – минем төп бурычым. Ана теле – баланың үзаңын формалаштыруга, кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. Аны әйбәтрәк беләсең, аның серенә төшенәсең килсә, иң элек матур әдәбиятны белү кирәк. Чөнки телебезнең җәүһәрләре нәкъ әнә шунда тупланган, гомумән алганда , әдәбият дәресләре – тормыш дәресләре,- дип сөйли укытучы.

Фәния Нурсәхи кызы 1961 елның 4 февралендә Камышлы районының Балыклы авылында ишле гаиләдә туа. Аның укытучы һөнәрен сайлауга әнисе – хезмәт сөючән, теше-тырнагы белән теләгенә ирешүчән, тормышны, кешеләрне яратучы, укучыларының, газиз балаларының һәрбер уңышлы эшенә канат куя белгән Гыйльмиҗиян Нургали кызы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Ире Нурсәхи фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчкәч, дүрт бала белән ялгыз калган нык ихтыярлы, кайгыларга бирешмәүчән ана, белгечлеге буенча башлангыч сыйныф укытучысы булса да, башта мәктәпкә китапханәче булып эшкә урнаша, соңрак шунда татар теле дәресләрен укыта башлый. Фәния дә аның янында бөтерелергә ярата, озаклап әнисенең дәфтәр тикшергәнен күзәтә, ә инде дүртенче сыйныфта укыганда үзлегеннән тотына бу шөгыленә. Әнисенә, кабат карап чыкканнан соң, кызын, иркәләп, яратасы гына кала. Ә үзе дә шушы мәктәптә укый башлагач, һөнәр сайлауга зур йогынты ясаган тагын бер кешене – беренче укытучысы Фәһимә апа Гаделшинаны очрата.

Әнисе Гөлмиҗиян Нургали кызы белән.

Әнисе Гөлмиҗиян Нургали кызы белән.

Беренче укытучысы белән.

Беренче укытучысы белән.

Туапседа "Орленок" лагеренда,  1974 ел.

Туапседа «Орленок» лагеренда, 1974 ел.

Мәктәп еллары. Фәния әнисе һәм энеләре Фаиз, Фәнис белән.

Мәктәп еллары. Фәния әнисе һәм энеләре Фаиз, Фәнис белән.

Әтисе Нурсәхи Җәмин улы.

Әтисе Нурсәхи Җәмин улы.

- Укытучымның саф, чиста, матур әдәби телдә ягымлы сөйләшүе (ул Дәүләткол авылыннан) күңелгә бик тә ятышлы иде. Аның тавышы әле дә челтерәп аккан чишмә суын хәтерләтә. Фәһимә апа ана телебезне яратырга, күпсанлы мәкальләр һәм әйтемнәр китереп, (гомергә истә калганы “Май чүлмәге тышыннан билгеле” ), аны яхшылап өйрәнергә теләк уятты, - дип бүген дә җылы сүзләр белән искә ала башлангыч сыйныф җитәкчесен Фәния ханым.Туган авылына кайткач, 94 яшен тутырган укытучысы янына ашкына. “Ул үзенең файдалы киңәшләре белән миндә яраткан эшемә илһам өсти, яшәргә омтылыш бирә”, — ди.

Мәктәпне уңышлы тәмамлаган кыз Алабуга педагогия институтына укырга керә. Тырыш, үз максатына ирешүчән Фәнияне иптәшләре группаның старостасы итеп сайлыйлар һәм ул сынатмый, үзенә йөкләнгән эшләрне намуслы үтәп бара, укуда да алдынгылардан була. Юкка гына диплом тапшырганда филология факультетының деканы Наиб Назаров: “Халимовага ике диплом бирер идем”, — дип әйтмәгәндер шул.

Югары белемле рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Нурсәхи кызын юллама буенча Кләүле районының Никиткино авылына эшкә җибәрәләр. Укытучылар җитешеп бетмәгәнгә, аңа укучыларына алман телен дә өйрәтергә, география дәресләрен дә укытырга туры килә. Ә инде Иске Усман авылы егете Рәшиткә кияүгә чыккач, Фәния шул авылның мәктәбенә пионервожатый булып эшкә урнаша, тормыш нигезләре дәресләрен дә укыта.

Тормыш иптәше Рәшит, улы Руслан белән.

Тормыш иптәше Рәшит, улы Руслан белән.

Студент еллары.

Студент еллары.

Алабуга пединститутындагы студент еллар хатирәсе.

Алабуга пединститутындагы студент еллары хатирәсе.

Тулай торактагы күңелле мизгелләр...

Тулай торактагы күңелле мизгелләр…

Яшьләр егетнең әнисе йортында яшиләр, бер-бер артлы уллары Руслан һәм кызлары Рания тугач, тормышлары тагы да түгәрәкләнеп китә. Тик Фәниягә язмыш алда авыр сынаулар әзерләгән була: бары тик алты ел гына бергә яшәп элгергән ире көтмәгәндә вафат була һәм хатын ике бала белән тол кала. “Рәшитемне югалтуны бик авыр кичердем. Күңел ярасына түзә алмыйча елаган чакларымда бер яшьлек Раниям: “Әттә”, — дип, нәни куллары белән күз яшьләремне сөртә иде. Бу хәсрәтнең ачысына бөтенләй төшенеп бетмәсәләр дә, сабыйлар әтиләре өчен елаганымны аңлыйлар иде”, - дип көрсенә Фәния апа һәм: “Сикәлтәле тормыш юлларының авыр газапларын ансат кичерергә лачындай ике бертуган энем: Фәнис һәм Фаиз үзләренең тормыш иптәшләре Рәсимә, Гөлфирә белән һәрвакыт ярдәмгә ашкындылар, кыз туганын ташламадылар. Минем рәхмәтләрем чиксез, кадерлеләрем! Ходай Тәгалә аларга алдагы тормышларында матур киләчәк, оныклар бәхетен насыйп итсен, балаларыбыз үзара дус, тату яшәсеннәр”, — дип туганнарына рәхмәтләр укый.

Төрле тормыш сәбәпләре буенча яшь хатын иренең төп йортында кала алмый, кышның салкын бер көнендә (1998 елда) ике баласын ияртеп, Самарга чыгып китә һәм моннан берничә ел элек ачылган “Яктылык” татар мәктәбенә килеп, эшкә алуларын үтенә.

- Ул вакытта мәктәпнең директоры Хәридә ханым Дашкина иде. Җитәкче минем хәлемә кереп, 2-3нче сыйныф укучыларына рус теле сәгатьләрен һәм 5,6 сыйныфларда озайтылган көн группасында эш тәкъдим итте. Хәзерге вакытта олы хөрмәткә лаек булган Хәридә Габделҗан кызына да, тулай торакта бүлмә алырга ярдәм иткән Нәҗип абый Сәйфетдиновка да мин бик рәхмәтле.

Бүген Фәния Гыйлаҗева — югары квалификацияле укытучы. 2006 елда ул Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 2007 елда мөгәллимә өлкә татар теле һәм әдәбияты “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңү яулый, ә бер елдан соң Россия Мәгариф министрлыгы уздырган «Мәгариф» приоритетлы милли проект (Приоритетный национальный проект “Образование”) бәйгесендә җиңеп чыга һәм 100 000 сум акчалата премиягә лаек була. Шул ук елны Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия ана теле укытучылары форумында катнашуга ирешә. Фәния Нурсәхи кызы Самара шәһәре администрациясе, мәгариф департаменты тарафыннан да күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Шулай да, укытучының сүзләренчә, аның эшчәнлегенә иң югары бәя – ул укучыларының казанышлары. Аларның шактые өлкә мәгариф департаменты һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы үткәргән бәйгеләрдә, татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулап тора.

2001 елның 1 сентябрендә укучылары белән

2001 елның 1 сентябрендә укучылары белән.

2005 елгы чыгарылыш

2005 елгы чыгарылыш.

2013 елгы чыгарылыш укучылары

2013 елгы чыгарылыш укучылары.

Ачык дәрес бара...

Ачык дәрес бара…

Энеләре Фаиз, Фәнис тормыш иптәшләре Рәсимә һәм Гөлфирә белән

Энеләре Фаиз, Фәнис тормыш иптәшләре Рәсимә һәм Гөлфирә белән.

Тупли авылында этнографик экспедициядә

Тупли авылында этнографик экспедициядә.

Укучылары белән «Милләтебез хәзинәләре» лагеренда.

Кызы Рания белэн

Кызы Рания белән.

- 2005 елда Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадада һәм сәнгатьле сөйләм бәйгесендә беренче урын яулаган Айсылу Мостакаева – “Яктылык” мәктәбе укучыларыннан шундый зур бәйгедә җиңүче беренче “карлыгач”. 2006 елда Саратовта регионара конференциядә катнашып, 10 сыйныф укучысы Юлия Сафина Саратов өлкәсе губернаторы премиясе белән бүләкләнде. Татар теле һәм әдәбияты буенча I Халыкара олимпиадада да Самара өлкәсеннән беренчеләрдән булып минем укучыларым — Илмира Мәҗитова һәм Фаил Янгазов катнаштылар. Илмира җиңүче булды, кыйммәтле бүләк алды.

Бу чарада хәзер ел саен катнашып, призлы урыннар яулап торабыз. Мәсәлән, быел, апрельдә үткән татар теле һәм әдәбияты буенча V Халыкара олимпиадада  өченче урынга укучым — Гөлнара Галимова ия булды, - дип горурланып сөйләде укытучы һәм Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгына шундый дәрәҗәдә олимпиадалар оештырган, ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовка Казанга барырга мөмкинлек тудырган өчен ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерде.

Фәния ханым фәнни эзләнүләр белән дә шөгыльләнә. Ул укучылары белән Похвистнево районының Мәчәләй һәм Елховка районының Тупли авылларына этнографик экспедицияләрдә булган. Анда балалар белән халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнгән, мәктәпнең “Мирас” музее өчен шактый материаллар да туплаган.

Укытучы дәресләрен зур әзерлек белән, укучылар материалны җиңел аңлый алырлык итеп үткәрә,балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә, иҗади эшләргә өйрәтергә омтыла. Моның өчен ул дәресләрне заманча укыту технологияләренкулланып,яңача оештырырга, балаларны кызыксындыру өчен зур тырышлык куя. Укытучы һәркөн балаларга яңалык алып килергә, аларның иҗатын, сәләтен үстерергә, белемен арттырырга тырыша, аларга рухи-әхлаки тәрбия бирүгә дә зур игътибар юнәлтә.

Үз балаларына – Руслан белән Раниягә дә Фәния ханым яхшы тәрбия биргән. Икесе дә тормышта үз юлларын тапканнар, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр, әниләренә оныклар да бүләк иткәннәр инде. Бүген Фәния апа балаларының, кияве Илнарның, килене Еленаның һәм оныклары Лиана белән Арсланның мәхәббәтенә күмелеп яши.

2018 елда Фәния Нурсәхи кызының укытучы булып эшли башлавына 35 ел тулачак. Шушы вакыт дәверендә бу һөнәрне сайлавына ул бер генә дә үкенмәгән.

- Татар теле укытучысы – ул гади бер укытучы гына түгел, ә милләтнең сакчысы да. Туган телдә сөйләшүчеләр бетсә, милләт тә бетәчәк. Димәк, татар теле укыту, балаларыбызны ана телендә аралашырга өйрәтү — киләчәк турында да кайгырту ул, — дип елмая укытучы.

Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (16), март — июнь 2017 ел.

Просмотров: 1404

Один комментарий

  1. Фания сине чин кунелдан табриклим. .алдагы тормышында унышлар телим. ГЕЛМИЖИЯН АПАНЫ БЕЗНЕН КЛАСС ЖИТАКЧЕСЕН ГЕЛ ИСКА АЛАБЫЗ ..