Яшьлегем сагындыра

iЯшьлек берни уйламыйча
Каядыр ашыктыра,
Адаштыра, саташтыра,
Гүзәл мизгелле сөю дә
Күпләрне кавыштыра.
 

Олыгайгач хатирәләр
Узган елларга кайта.
Яшьлек урамнарын үтә-үтә,
Тормыш йомгагын урый да,
Бер тарата, бер сүтә.
Йөрәк атылып чыгардай
Сулышны кысып тибә.
 
Картлык хәлләрне алса да,
Чәчләргә бәсләр сарса да,
Яшьлекне сагынып
Гомерләр зая үтә?
 
Иң матур вакыт — яшьлек,
Шуңа сагынабыздыр.
Шул яшьлектә калды ярлар,
Шуңа кабынабыздыр да,
Шуңа табынабыздыр!
 
Сукмаклары яшьлегемнең -
Әйләнеп кайтып булмас.
Үткәннәргә, сөйгәннәргә
Кире кайта торган
Бу җирдә юллар бик аз!
 

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 922

Комментирование запрещено