Яңа парк кунаклар көтә

Татар милли йорты проекты.

Татар милли йорты проекты.

Өлкә губернаторы Нико­лай Меркушкин Самара­ның Волгарь бистәсендә бу­лып, Халыклар дуслыгы пар­кы төзелеше белән танышты.

Бу парк 2014 елның көзендә Самара өлкәсенең мәдәни күп­төрлелеген саклау, төбәктә халыкара дуслыкны ныгыту һәм милләтара теләктәшлекне сак­лау максатыннан төзелә башлаган иде. Бүген байтак эшләр башкарылган инде. Гаилә паркында 340 төп агач һәм куак утыртылган, сукмаклар салына, яшелләндерү эшләре алып барыла. 15 гектар җиргә сузылган территориядә регионда яшәүче 23 төп этносның көнкүрешләрен һәм мәдәниятен чагылдырган милли йортлар да төзелеп килә.

- Бүген аларның күбесе 70-80 процентка әзер инде, — дип ышандырды Николай Меркушкинны “Самара өлкәсе халыклары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, “Амонд” компаниясе берләшмәләре җи­тәкчесе Ростислав Хугаев. — Биредә милли йортлары булмаган милләтләрне дә онытмадык. Россия хөкүмәтенең үсешенә өлешләрен керткән һәр милләт турында кыскача мәгълүмат туплап, аларны “Алтын китап” дип аталган басмада бастырачакбыз.

Ростислав Хугаев губернаторга  милли йортларны карап чыгарга тәкъдим итте.

Корылмаларны төзүдә ха­лыкларның гореф-гадәтләре, хәтта вак кына әйберләр дә күздә тотылган. Мәсәлән, Мордовия Республикасында үскән наратның үзагачы ачыграк төстә була. Халыклар дуслыгы паркында да мордва өе нәкъ шундый агачтан салынды.

Осетиннар йортын Осе­тиядән китерелгән таштан, шу­шы милләт осталары төзеде. Ул якларга хас корылма — каравылчы манарасы әллә кайдан күренеп, йортның бизәге булып тора. Чуваш өендә дә милли колорит, гореф-гадәтләр сакланып, тышкы һәм эчке бизәкләр кулдан ясалган. Ул берничә көннән әзер булачак һәм эшчеләр каралты-кураларны тө­зүгә керешәчәкләр.

Грузин милләтенең “Рачули сахли” дип аталган проекты иң шәп дип танылган иде.

- Традицион грузин йортларында балкон һәм подвал (ул маран дип атала) булырга тиеш. Элек, әле суыткычлар барлыкка килгәнче, ул ризык­ларны саклау өчен кирәк булган. Сыраны да маранда ясап, шунда саклаганнар. Балкон агачка уеп ясалган чәчәкләр белән бизәлгән, — дип сөйли проектны төзүче архитектор Мәриям Лобжанидзе. — Өйнең беренче каты таштан, икенчесе такталардан төзелгән, дүртяклы түбә — чирәп белән каплана.

Грузиядә хәллерәк кеше­ләрнең йорты зур булган, ипи, лаваш пешерү өчен тандыры, төрлек асрау урыны — босели да булган.

Татар йортының проектын Рамил Хәлиуллов җитәк­че­ле­гендәге “Вира” компаниясе әзер­ләгән иде, ә хәзер “Амонд” төзүчеләре аны тормышка ашыра.

- Йортны агачтан салырга тәкъдим иттек, — дип сөйләде Рамил Минәхмәт улы. — Авыл өенең яме булган мичне дә проектка кертергә онытмадык. Тышкы яктан бинаны татар авылларына хас булган зәңгәр йә яшел төскә буярга, тәрәзә йөзләрен, өйалды бас­кычын агачтан уеп ясалган милли бизәкләр белән бизәргә тәкъдим иттек. Йортта кое да булачак.

e6f07c41_f256_4120_9b1f_015dc405482e

Ростислав Хугаев Николай Меркушкинга төзелеш барышы турында сөйли.

Әлегә парк зур төзелеш мәйданын хәтерләтсә дә, проектны башлап җибәрүчеләр комплекс беренче кунакларны сентябрьдә — Самара крае халыклары һәм милли мәдә­ниятләре көнендә кабул итәчәк, дип ышандыралар. Анда бү­генге көндә әзер булган милли йортлар белән дә танышырга мөмкин булачак.

- Паркның рәсми рәвештә ачылуы 2018 елның маена билгеләнгән. Ул футбол буенча дөнья чемпионатының турист маршрутына да кертелде инде. 2018 елда Милләтләр йортын һәм никахлашу сараен төзә башлаячакбыз, — дип сөйләде Ростислав Хугаев регион башлыгына. Николай Меркушкин төзелеш белән канәгать калды, этноавыл уртасында урын табып, җил тегермәнен дә урнаштырырга тәкъдим итте.

Светлана ВОРОБЬЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 994

Комментирование запрещено