Әсхәт абыема

i«Әсхәт абый үлгән, әни», диеп
Гөлшат кызым хәбәр итте.
Тораташтай катып калдым,
Бу хәбәргә исем китте.
 
Җир астыннан юллар булмагач,
Яннарыңа бара алмыйм инде.
Өзелеп сагынганда түзә алмыйча
Сурәтеңне алып карыйм инде.

Истә һаман, истә һәрчак,
Онытылмый синең тавышың.
Ишегебездән килеп керер идең
Балкытып нурлы йөзең.
 
Әгәр барсак хәл белергә,
Колач җәеп каршы алдың.
«Без китәбез инде», дигәч,
Ямансулап, боегып калдың.
 
Көндезләрем эштә үткәрәмен,
Ә төннәрен йоклый алмыймын.
Йә багышлап бәет язам,
Йә рәсемеңне алып карыймын.
 
Төшләремә булса да кер, абыем,
Мин бит сине өзелеп сагынам.
Сабырлык бир зинһар, диеп
Ходаема бары табынам.
 
Чәчәкләр илтермен зиратка,
Нурлансын дип синең каберең.
Исән чакта берүк белик
Туганлыкның изге кадерен.
 
Абыкаем, тыныч йокла инде,
Каберең нурлы булсын.
Рәхмәт фәрештәләре һәрчак
Яныңда очып торсын.
 
Җаның булсын җәннәтләрдә,
Тынычлап ят, риза бул бездән.
Оҗмах бакчаларын күрсәң иде,
Каберең яктырсын иде нурдан.

Рәхмәт инде, абый, балаларыңа
Хәлләребезне килеп беләләр.
Синдәй елмаеп, гөр-гөр килеп
Елмаешып килеп керәләр.
 

Марьям СӘГЫЙДУЛЛИНА.
Дәүләткол авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 848

Комментирование запрещено