Быел бәрәңгенең чыгышы, сортына карап, төрле. Кемдер уңыш мул дисә, икенчеләр, чыгышы күп булса да, бик вак, дип зарлана. Кайбер сортлар яхшылап үсеп китә алмады. Өстәвенә фитофтора үрчеп, уңышка тәэсир итте. Ә менә тотрыклы сортларның уңышы яхшы.
Бәрәңге казучылар җирнең каты булуыннан, көрәк авыр керүдән дә зарлана. Җәйге чорда яуган яңгырлар туфракны тыгызлап, ныгытып калдырган шул. Җирне йомшартыр өчен яңгыр кирәк. Август исә коры булды.
Безнең бакчадагы «икенче икмәк», шөкер, елына күрә мул үскән, дип саныйм. Камышлы авылы мәктәбенең мөдире Айсылу Хәлил кызына да бу культураны казышырга өмәгә барган идем (фотосурәтләрдә). Шөкер, Каюмовларның бәрәңгесе дә начар булмады. Йодрык кадәрле бүлбеләр дә байтак иде.
Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
Автор фотосурәтләре.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1252
Безнен 19 чилэк вакка (тавыкка ашатырга булыр), 6 чилэк эре чыкты. Красноносик-курносик унмады.