Динә Гарипова илнең төп сәхнәсендә булачак концертына чакыра

i3Динә Гарипова һәм Сергей Жилин Кремль Сараенда узачак концертларына чакыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

2017 елның 7 октябрендә илнең төп сәхнәсендә — Дәүләт Кремль Сараенда «Тавыш» телепроектының беренче сезон җиңүчесе Динә Гарипова һәм Сергей Жилин җитәкчелегендәге алыштыргысыз «Фонограф-Симфо-Джаз» оркестры чыгыш ясаячак. Бу кичтә 6000 тамашачыга “Очраклы булмаган охшашлык” концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Тамашачылар джаз, романслар, XX һәм XXI гасырның популяр музыкасы ёщм татар җырларын ишетә алачак. Концертта 5 телдә башкарылачак җырлар мәхәббәт һәм ялгызлык, хыял һәм күңел кайту, сәяхәт һәм ачышлар, төшенкелек һәм өмет, кешенең көчсезлеге һәм рухи батырлыгы, дуслык һәм тугрылык турында булачак.

«Татар-информ».

Просмотров: 753

Комментирование запрещено