Китап — җанга шифа ул

2«Интернет заманы, китап укучылар кимеде, китап кибетләрендә киштәләр сыгылып тора — алучы юк, балалар, яшьләр үз телләрен белмиләр, ата-аналар бу хәлләргә битараф», — диеп күпме гена сөйләсәләр дә, мин моның белән килешмәс идем. Дөрес, һәркемнең үз фикере.

Мин гади колхозчы гаиләсендә генә туып үссәм дә, безнең гаилә сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк, әти-әнием күп итеп газет-журналларга язылалар иде. Аннан кечкенә чакта әти белән, мәктәпкә йөри башлагач үзебез генә китапханәгә йөрдек. Анда без укымаган китап калмагандыр, мөгаен. Татарча да укыдык, русча да. Китапханәче Зәкия апагага китап киштәләрен җыярга ярдәм итүләрем дә истә әле. «Китаплар» кибете сатучысы, мәрхүмә Фәһимә апа Сәләховага да рәхмәтле мин. Ул һәрвакыт (татар телендәге китаплар турында бара сүз) безгә яхшы китаплар тәкъдим итә иде. Әти-әни мәктәптә кайнар аш ашарга биргән акчама да китап сатып алганнарым исемдә. Кызганыч, бездә хәзер «Китаплар» кибете эшләми. Ләкин без, Казанга барган саен, иң беренче итеп Бауман урамындагы «Китаплар» кибетенә юл тотабыз. Менә ичмасам байлык!

Үз телеңә мәхәббәт ана сөте белән керәдер. Һәркемнең үз теле үзенә кадерле һәм кыйммәтле булырга тиештер. «Алтыда белгән ана телең, алтмышта да онытылмас». Алтын сүзләр, әйеме укучым?! Алтыда да белдем үз телемне, алтмышта да белермен. Һәм үз телемне яхшы белүем минем хезмәтемдә дә зур ярдәм, терәк.

…Киләчәкнең башы бүгенгедә

Нинди шатлык картлык көнендә -

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә…

Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллинның «Туган тел» шигыреннән өзек бу һәм шигырь юлларының дөрес икәнен үз мисалымда исбат итәсем килә. Ул яктан да бәхетлемен. Әтисе урыс булган оныгым Данир миңа «бабуля» диеп түгел, «әннәнәнәсе» диеп эндәшә. Эрепләр китәм инде шуңа! Теле дә «әннәнәнәсе» диеп ачылды аның.

Укучым, гафу ит, бераз читкә киттем бугай. Сүзем китап, китапханә, китапханәчеләр турында булырга тиеш иде бит.

Элеккеге китапханәләребез никадәр якын булса да, алар тузган да, кысан да иде инде. Хәзерге вакытта китапханә иске урта мәктәпнең икенче катында урнашкан һәм ул иркен, якты, җылы. Китапханәдә Римма Галимуллина җитәкчелегендәге тату коллектив эшли. Китапханәче кызлар бар да үз эшләренең осталары. Бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек бөркеп торган китапханәдә бихисап китап киштәләре һәм алар китаплар белән шыплап тулган. Жаның ниндиен тели – рәхим ит.

2Китапханәгә йөрүчеләр саны да кимемәгән, балалар да бик яратып йөри анда. Китапханәче апалары алар белән төрле чаралар уздыра, экскурсияләр оештыра.

Телефон, компьютерлардан куллану бер яктан уңайлы булса, икенче яктан сәламәтлеккә зарарлы. Аларны эш буенча гына, кирәккәндә генә кулланырга, ә китап-журналларны кулларыңа алып укырга киңәш итәр идем, хөрмәтле укучым! Китап — җанга шифа ул.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсеме.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 924

Комментирование запрещено