Башкорт халкының горур кызы

Сәлимә Басыйр кызыСамар өлкәсендә элек-электән татарлар башкорт милләтеннән булган дин кардәшләре белән дус яшәгәннәр. Бүген дә милли бәйрәмнәребезне, төрле чараларны без бергә үткәрәбез, милли басмаларыбыз арасындагы дуслык белән дә горурланабыз. Шуңа да татар телендә нәшер ителүче “Бердәмлек” газетасы һәм “Самар татарлары” журналы өлкә башкортларының “Ыргыз” газетасы баш мөхәррире Сәлимә Басыйр кызы Игенбетова – Краснованың 75 яшьлек юбилеен читләтеп үтә алмадылар, аны бу күркәм гомер бәйрәме белән чын күңелдән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Хәер, энергиясе ташып торган, йөзендә һәрчак елмаю балкыган бу ханым күпкә яшь күренә, матур, заманча киенә белүе белән дә күп сылуларны көнләштерә ала. Кайдан килгән соң аңа бу кадәр зыялык?

- Оренбург өлкәсенең кечкенә генә Җаек исемле башкорт авылында күп балалы гади крестьян гаиләсендә туып үссәм дә, дүртенче буын әби-бабаларымның шәҗәрәсе асыл дворян затларына барып тоташа, - дип гаилә серләрен ача Сәлимә ханым.

1812 елгы Ватан сугышы вакытында аның олы бабаларының берсе Байгурә Бурангулов башкорт гаскәрләре башында торып, каты бәрелешләрдә һәм Парижны алуда катнаша. Батырлыклары өчен аңа патша тарафыннан дворян исеме бирелә һәм ул үз фамилиясен Калмантаевка алыштыра. Халык арасында аңа генерал дип тә эндәшә торган булганнар. Бу олы шәхескә багышлап язылган “Калмантай” дигән көй гасырлар аша сакланып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

- Без бала чакта дворян нәселеннән булуыбыз турындә әти-әни сөйләргә бик яратмыйлар иде, чөнки заманасы шундый булган. Алар тырыш хезмәт куеп, тыныч тормыш алып бардылар, безне дә гадел булырга, хезмәт сөяргә, үзара дус яшәргә өйрәттеләр.

Әтиебез Басыйр үз гомеренә колхозда эшләде: механик, комбайнчы да булды, бригадир, колхоз рәисе вазифаларын да башкарды. Районнан Мәскәүгә Халык казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) җибәрелгән беренче делегатларның берсе ул иде.

Әнием Хәбибҗамал тирә-якка белемле, алдынгы карашлы хатын буларак танылган иде. Авылда ликбез вакытында мөгәллимә булган, халыкны укырга-язарга өйрәткән. Дингә иреклек бирелгәч миңа да гарәп алфавитын өйрәтә башлаган иде, тик миңа бу дәресләр бер дә җиңел бирелмәделәр. Беразаздан: “Инәй, булдыра алмыйм!” – дип бу укуларга кул селтәдем, ә әнием: “Шушы гади хәрефләрне дә өйрәнә алмагач ничек институт тәмамладың соң?” – дип миңа шелтә белдергән иде, - дип исенә төшерә бүген Сәлимә ханым.

Әти-әнисе.

Әти-әнисе.

Әнисендә кунакта.

Әнисендә кунакта.

Ире Анатолий һәм улы Игорь белән.

Ире Анатолий һәм улы Игорь белән.

Туганнары белән.

Туганнары белән.

75 яшьлек гомер бәйрәмендә.

75 яшьлек гомер бәйрәмендә.

Сәлимә Басыйр кызыТуган авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ул 40 чакрым ераклыктагы Юлдаш авылы мәктәбенә йөреп урта белем ала. Аннан соң Оренбург педагогия училищесында читтән торып укырга керә һәм шул ук вакытта Югары Ильяс авылында укытучы булып эшли. Тик кызның тынгы белмәгән күңеле моңа гына риза булмый һәм 1965 елда Сәлимә югары белем алу теләге белән язуларын Куйбышев педагогия институтына тапшыра. Һәм бу мизгелдә аның тормышында кискен үзгәрешләр башлана. Кабул итү комиссиясендә кызга керү баллары җитеп бетмәү сәбәпле бу уку йортына конкурсны үтә алмавын, бу тамгалары белән төзелеш яисә сәүдә институтларына имтихансыз керә алуын әйтәләр һәм ул, туганнары белән киңәшкәннән соң, Мәскәү сәүдә интситутын сайлый.

Икенче курста укыганда ук Сәлимә булачак ире Анатолий Краснов (бүген ул бакыйлыкта инде, урыны оҗмахта булсын) белән таныша һәм бераздан алар өйләнешәләр. Ире — “Экран” заводының әйдәп баручы конструкторы, спутниклар, ракеталар төзүдә, телевизорлар камилләштерүдә зур казанышларга ирешкән кеше була. Укуын тәмамлаганнан соң, Совет районының азык-төлек үзәгенә сатучы булып эшкә урнашкан Сәлимә ханым да тырыш, уңганлыгы белән карьера баскычыннан өскә атлый һәм тиз вакыт эчендә кибет директоры дәрәҗәсенә үсә. Әлбәттә, 110-120 кеше белән идарә итү, сатып алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү зур түземлек, сабырлык тәлап итә һәм хатын бер дә сынатмый.

Яшьтән ватанпәрвәр рухта тәрбияләнгән Сәлимә Басыйр кызын олыгая барган саен милләт, ана теле язмышы ныграк борчый башлый. Самарда һәм өлкәбездә башкортларның корылтае оештырылгач, ул бу милли җәмгыятьнең әйдәп йөрүчеләренең берсенә әйләнә.

Самар өлкәсендә нәшер ителүче татар “Бердәмлек”, “Азан” һәм башкорт “Ыргыз” газеталарына баштарак акчалата, файдалы киңәшләре белән ярдәм итеп торса, 2002 елда ул “Ыргыз” газетасының баш мөхәррире вазифаларын үз өстенә ала. Һәм менә 13 ел Сәлимә ханым өлкә башкорт газетасының алыштыргысыз җитәкчесе буларак, аны кызыклы, эчтәлекле булсын, язылучылар саны күбәйсен өчен бөтен көчен куеп эшли.

2007 елда Сәлима Басыйр кызы инициативасы буенча “Без – башкортлар” журналы да басыла башлый. Самар өлкәсе башкортларының тарихын, гореф-гадәтләрен яктырткан, танылган шәхесләрнең тормышы турында сөйләгән бу басманы да җитәкләргә көч һәм вакыт таба Сәлимә ханым.

Ул милләттәшләренә шагыйрә буларак та таныш. Аның тормыш, кеше язмышлары турында уйланулар, туган ягы, милләте язмышын кайгыртулар белән сугарылган берничә шигырь җыентыгы бар, балалар өчен бастырылганы да үз укучыларын тапты. Менә шундый ул, башкорт халкының горур кызы, ватанпәрвәр Сәлимә ханым Краснова – Игенбетова.

Актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруына карамастан Сәлимә Басыйр кызы гаиләсенә дә вакыт таба. Улы Игорь һәм килене өчен ул яраткан әни, ә оныкларына – иң шәп әби. “Нәсел дәвамчыларым – ике оныгыма сөенеп туя алмыйм. София әтисе кебек югары белемле юрист, Самарда 9 сыйныфны тәмамлаган Мәлик укуын Канада дәвам итә”, — дип горурланып сөйли ханым. Халкы өчен янып-көеп, милли хәрәкәттә чын күңелдән эшләп, оныкларын кайгыртып яшәгәндә картаерга вакыты да юк шул аның.

Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (16), март — июнь 2017 ел.

 

Просмотров: 1162

Комментирование запрещено