Хәлләремне минем сорамагыз

i2(хастаханәдә туган уйлардан барлыкка килгән шигырь юллары)

Хәлләремне минем сорамагыз,
Хәлләремне үзем генә беләм.
Иртә китте, диеп еламагыз
Ник икәнен бары үзем беләм.
 
Төшләремдә күрдем, әни, сине,
Чыгып бастың минем каршыма.
«Үлемеңә каршы барасыңмы?
Тынла мине, кызым, карышма”.
 

Никләр генә тыңламадым икән
Газиз әниемнең сүзләрен,
Үлем белән көрәшеп ятам менә,
Ача алмый нурлы күзләрем.
 
Хәлләремне минем сорамагыз,
Аңлашыла инде болай да.
Үз аягым белән кайтырмынмы
Ышанычым бары Ходайда.
 
Дүртюллыклар
 
Тәрәзәдән күзем алмый карап ятам
Ак каенның корыган башларына.
Үземә атап язган шигырь юлларымны
Язып куйдыр, кызым, кабер ташларыма.
* * *
Әй, каркылдый хастаханә каргалары,
Бозып матур кошлар тавышын.
Гомер сәгатемне санап ятам,
Яшьләр булып ага сагышым.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 855

Комментирование запрещено