Авыр булды сине югалту

i2Өметләнмә юкка, көтмә күңел,
Типмә йөрәк шашып, син ярсып.
Үтте еллар, кипте ачы яшьләр,
Акмый хәзер битне чылатып.

Тулган чакта ярсып күңелкәем,
Кошлар булып килә очасым.
Килә кайчак куеныңа чумып,
Тик бер генә сине кочасым.

Талам төнге татлы йокыларга,
Күрермен дип сине төшемдә.
Аңлыйм да соң кабат күрешүләр
Мөмкин тугел инде мәңгегә.

Бергә чакны булмый шул кайтарып,
Булмый борып аккан суларны.
Яшәвемнең нинди мәгънәсе бар?
Сагынып елар өчен үткәнне?

Ап-ак карлар күмде эзләреңне,
Мөмкин түгел кабат яңарту.
Бер-береңне аңлап яшәгәчтен,
Авыр булды сине югалту.
 

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.
 
 

Просмотров: 1263

Комментирование запрещено