Самарада яңа мәктәп ишекләрен ачты

Николай Меркушкин яңа мәктәп белән таныша.

Николай Меркушкин яңа мәктәп белән таныша.

Бу кояшлы аяз көн­дә өл­кәбезнең барлык мәк­тәп­лә­рен­дә Белем бәй­рә­менә ба­гыш­ланган тантаналы линей­калар уздырылды.

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә бәйрәм тантаналы рәвештә узды. Сыйныф җитәкчеләре Ләй­лә Гозәерова артыннан мәй­данга чыккан 21 беренче сыйныф укучысын алкышлап каршы алдылар. Балалар үзләренең рәхмәт хисләрен матур җыр, сәнгатьле шигырьләре аша җиткерделәр. Мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев, килгән мөхтәрәм кунаклар быел мәктәпне тәмамлаучы 10 укучыга бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортларына керергә теләкләр теләделәр. Белем бәйрәме сыйныфларда узган ”Тынычлык дәресе” белән дәвам итте.

- Камышлы район үзәге мәктәбе укучыларын, аларның ата-аналарын һәм укытучы­ларын бәйрәм белән өлкә спорт министрының беренче урынбасары Андрей Харин, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Заһид Сафин тәбрикләделәр.

«Беренче кыңгырау белән мавыктыргыч белем дөньясына ишек ачыла. Яңа уку елы кызык­лы чараларга һәм иҗади ачышларга бай, ә мәктәп тормышы эчтәлекле булсын», — дип котлау сүзләрен җиткерде Рафаэль Камил улы Баһаутдинов. Кызыклы бәйрәм программасыннан соң беренче сыйныф укучысы Амелия Әхмәтҗанова һәм уку алдынгысы, чыгарылыш сыйныф укучысы Артур Фәттахов беренче кыңгырауны яңгы­рат­тылар, — дип яза Камышлыдан хәбәрче Ирина Макарова.

Ә Самараның Южный город микрорайонында 1 сентябрьдә 1500 укучы сыйдырышлы яңа мәктәп ишекләрен ачты. Бу зур вакыйга һәм яңа уку елы белән укучыларны, укытучылар коллективын өлкә губернаторы Николай Меркушкин, Самара өлкә Дәүләт Думасы депутатлары Леонид Симановский һәм Надежда Колесникова котладылар. Регион башлыгы бу вакыйганы Самара өчен тарихи дип белдерде.

- Архитектура ягыннан да, материаль-техник база белән тәэмин итү ягыннан да мәктәпкә илебездә әлегә тиңнәр юк. Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы җи­тәкчелеге дә аны илебезнең иң шәп мәктәбе дип атады. Әлбәттә, бу исемне аклар өчен укытучыларга да, укучыларга да күп көч куярга туры киләчәк. Быел биредә беренче сыйныфка укырга килгән балалардан 10 сыйныф тупланган. Бу бик әйбәт күрсәткеч. Без бергәләп бу сабыйларны илебезне көчле, ә тирә-яктагы кешеләрне бәхетле итә алучы шәхесләр итеп тәрбияләргә тиешбез, - диде ул.

Тантаналы линейкадан соң кунакларга мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр. Уку йортында цифрлы формат мөмкин кадәр күп кулланыла. Холларда регионның мәгариф порталына керү, уку расписаниесен белү, баланың электрон көндәлеге белән танышу өчен махсус терминаллар куелган.

Кунаклар алдынгы тех­но­логияләр белән җиһаз­лан­дырылган лаборатория, уку класслары белән дә таны­шып чыктылар. Губернаторга фото һәм тавыш яздыру сту­дия­лә­рен, рәсем ясау бүл­мә­ләрен дә күрсәттеләр.

Спорт үзәге — яңа мәктәпнең горурлыгы. Бинада биш универсаль һәм бер гимнастика залы, футбол кыры, волейбол мәйданы, йөгерү өчен махсус юллар да бар.

Яңа мәктәп укытучылар кол­лективы белән дә мактана ала. Анда эшләргә теләк белдергән 500 претенденттан иң шәп 84 укытучы сайлап алынган. Алар арасында яшьләр дә бар, тәҗрибәле белгечләр дә юк түгел. Ә мәктәп директоры итеп 2013 елда “Россиянең ел укытучысы” исеменә лаек булган Владимир Кильдюшкин билгеләнгән.

Николай Меркушкин яңа мәктәп белән таныша.

Николай Меркушкин яңа мәктәп белән таныша.

- Бүген минем һәм педагог­лар коллективы өчен бик дулкынландыргыч көн. Мәктәбебез белем бирү сыйфаты буенча Россиядә иң шәп уку йорты булуы өчен бөтен көчебезне куеп эшләячәкбез,- дип сөйләде җитәкче һәм мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирүе өчен губернаторга рәхмәтен белдерде.

 

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 970

Комментирование запрещено