Татар шоуменнары мультсериал аша Пәйгамбәрләр тарихын бәян итәләр

iКазан халыкара мөселман кинофестиваленең Татарстанда җитештерелгән фильмнардан төзелгән “Милли конкурс” кысаларында Каһирә анимация студиясе белән “Мәхмүтфильм” Казан студиясенең уртак проекты булган “Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә” анимацион фильмы да катнаша. 6 сентябрьдә ул “Родина” кинотеатрында тамашачыга тәкъдим ителде һәм 50 минутлык мультфильм алдыннан проектны оештыручылар белән кыска гына очрашу да булды. Мультфильм Казан кинофестиваленең купъеллык традицион тамашачысына шыгрым тулы залда күрсәтелде.

Мультфильмның режиссеры — Әхмәт Таха Али. Дубляж режиссеры — Фәнис Камал.

“Каһирә анимация студиясе белән “Мәхмүтфильм” Казан студиясенең уртак проекты дөньяны үзгәрткән бөек сага турында бәян итә”, — дип тәкъдим итте әлеге халыкара проектны аның Казан продюсеры Гүзәл Мәхмүтова.

“Моңарчы Россия Федерациясе биләмәләрендә бу жанрдагы һәм безнең хак динебезгә кагылышлы проектлар булмады”, — диде проектның дубляж режиссеры Фәнис Камал. Ул Каһирә анимация студиясенең Казан кинофестиваленә килгән вәкиле Мәхмүт Шаһинга рәхмәтләрен җиткерде.

“Шушы минутларда безнең студиядә “Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә” анимацион фильмын рус телендә тавышландыру бара, — дип дәвам итте Фәнис Камал. — Бу бер мультфильм гына түгел 3D графика кулланып ясалган күләмле сериал. Һәрбер пәйгамбәребезгә кимендә утызлап серия багышланган. Сериал пәйгамбәрнең нәсел җепләреннән үк башлана һәм пәйгамбәрлек итү тарихы бәян ителә”.

Фәнис Камал тәрҗемә авторы булган әтисе, язучы Заһид Мәхмүдигә рәхмәтләрен җиткерде.

“Бу — киләчәк буыннарга әхлакый тәрбия бирә торган продукт. Мондый проектлар унбиш ел элек барлыкка килгән булса, без, бәлки, күпчелек яшьләребезне радикал агымнардан саклап та кала алган булыр идек. Яшьләрнең ул агымнарга кереп китүе — наданлык нәтиҗәсе”, — диде проект турында Фәнис Камал “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Хәзерге вакытта мультфильмны инглиз, француз, испан телләрендә дубляжлары бар.

Мультфильмны тавышландыру эшендә Әбри Хәбриев, Зөлфәт Зиннуров, Рөстәм Гайзатуллин кебек шоуменнар, актриса Гөлназ Нәүмәтова, татар блогер Татар малай катнашкан — мультсериал геройлары алар тавышы белән сөйләшә.

«Татар-информ».
 

 

 

 

Просмотров: 933

Комментирование запрещено