Тынычлык юлы белән

Нодар Беридзе50 мең километр юлны велосипедта узу теләге белән юлга чыккан грузияле Нодар Беридзе шушы көннәрдә Сама­рага килеп җитте.

850 көн эчендә утызлап ил аша 50 мең километр юл үтәргә планлаштырган ул. “Дуслык юлы” 2016 елның 17 октябрендә Тбилисидан башланган. Иран һәм Казахстан аша үткәннән соң, сәяхәтче Уралны һәм Ерак Көн­чыгышны буйсындырган, Вла­­дивостоктан — Испаниягә, ә аннан Төркия аша Тбилисига әй­­ләнеп кайтырга тели.

- 38 градуслы салкыннарда да педальләр әйләндерүдән туктамадым. Мин салкынга чы­дам, чөнки армиягә алынгач, Ерак Көнчыгышта хезмәт ит­кән идем. Һава торышы начар булганда узып баручы авто­мобильчеләр туктап миңа ярдәм тәкъдим иттеләр. Кемдер чәй, кемдер яхшы сүз белән куәтләде. Әлбәттә, бу миңа көч өстәде, — дип сөйләде ул Самара корреспондентларына.

Нодарның бу идеясен бөтен Грузия патриархы Илия II да хуп­лап: “Грузиягә көчле Россия, ә Россиягә бербөтен Грузия кирәк”, — дип әйткән.

Сәяхәт “Россия халыклары Ассамблеясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасы карамагында уздырыла. «Төп мак­сатым — элеккеге Советлар Союзы Республикалары бе­лән дустанә мөнәсәбәтләрне яңар­ту. Дөньяда тынычлык ур­­наш­тырудан да яхшы­рак гамәл юк. Спорт һәм мә­дә­ният, фән һәм техника өлкә­ләрендә ярышырга кирәк, ә корал ясау ул бик начар эш. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде”, - дип тәмамлады сүзен сәяхәтче.

Самараның Куйбышев районында Нодар Беридзе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Геройлар Аллея­сына чәчәкләр куйды, шунда үскән Грузия агачы төбенә су сипте. “Волгарь” бистәсендә төзелү­че Дуслык паркы җитәкчесе Игорь Буров сәяхәтчегә парк­тагы төрле милләт халыклары утырт­кан агачларны, төзелүче мил­ли йортларны күрсәт­кәч, Бе­­ридзе мондый паркларны һәр илдә, һәр шәһәрдә тө­зергә кирәклеген билгеләп үт­те: “Грузиягә дә Самарадан үрнәк алырга кирәк, — дип бел­­дерде ул. — Мондый парк­ларда халык­лар берләшә, ата-ба­ба­ла­рыбыздан калган мирасны кадерләп сакларга өйрәнә. Дус­лык бар нәрсәдән дә өстен бит”.

Нодар БеридзеСпортчы исән-сау кайтып җиткәч, велосипедын Тби­ли­си­ның спорт һәм тынычлык музее­на тапшырырга җыена.

Киләчәктә ул Җир шарын әйләнеп чыгу турында планнар кора.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 813

Комментирование запрещено