Татар яшьләре форумы урыс телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты / Форум татарской молодежи обратился к русскоязычным родителям Татарстана

EF29C914-57F4-48DC-B24C-F06703F2B273_w1023_r1_sТатар яшьләре форумы чыгарган мөрәҗәгатьтә мәктәпләрдә татар телен укытуны киметү куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин диелә. Форум татар телен өйрәнүне кирәкле дип, урыс телле ата-аналарны консенсуска чакыра.

Дүшәмбе иртәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә бәйле урыс телле ата-аналарына мөрәҗәгать белән чыкты (мөрәҗәгатьнең тулы тексты Азатлыкта бар).

Урыс телле ата-аналар дөрес булмаган «дошман» тапкан, тел дошман була алмый

Яшьләр форумы сүзләренчә, ата-аналар дөрес булмаган «дошманны» билгеләгән, ул тел була алмый. «Үзегездән сорагыз: сез хәзерге мәгариф торышы белән канәгатьме? Татар һәм урыс телләре, математика, тарих һәм башка фәннәрне укыту сыйфаты шулкадәр аерыламы? Күп көч түгелгән инглиз телен дә күп чыгарылыш сыйныф балалары беләме? Сайлау мөмкинлеге бирсәгез, физика, математика, рус теленә дә каршы чыккан, алардан да баш тартырга теләүчеләр табылыр», диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстанда татар теленең «факультатив» статусы алга таба мәгариф өлкәсеннән чыккан куркыныч низаг вазгыятен тудыра, ди яшьләр форумы. Шулай ук оешма мондый өндәмәләрдә татар теленә тискәре караш, Татарстан халыкларын бер-берсенә каршы кую, «көнкүреш шовинизм» төсмерен алган риторика булуына борчыла. «Татарстанда татар телен өйрәнергә теләмәү тәкъдимнәрен ачык яңгырату үз янында яшәгән зур халыкны күрергә теләмәү буларак кабул ителә», ди яшьләр форумы.

Милли республикаларны, аларның дәүләт телләрен танымау – бу Русия федерациясенең конституцион төзелешен танымау

Моннан тыш, Бөтендөнья татар яшьләре форумы мондый өндәмәләр кысаларында милләтара тынычлыкка куркыныч тудырган сәяси, антиконституцион мөрәҗәгатьләр итүләрне телгә ала. «Милли республикаларны, аларның дәүләт телләрен танымау – бу Русия федерациясенең конституцион төзелешен танымау, һәм мондый мөрәҗәгатьләр ачык экстремистик характерга ия. Бер телнең икенче телдән «лаеклырак» булуын яңгырату – Конституциядә тыелган мәдәни һәм тел өстенлеген пропагандалау», диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгатьтә татар телен өйрәнү әһәмияте телгә алына, бу очракта канунның гына түгел, милләтләрнең бер-берсенә хөрмәтле булуы мөһим дип әйтелә. Татар телен факультатив укыту телнең яшәү һәм үсү перспективасының юкка чыгуын аңлата диелә һәм мисал итеп Совет Берлеге чоры искә төшерелә. Форум хәзерге вакытта татар телен укытуны камилләштергән чараларны, яңа дәреслекләрне атый һәм алга таба Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлеген хуплый.

«Татарстанның ике дәүләт телен тигез күләмдә укыту Татарстан халыклары арасында тиешле консенсус шарты, республикада тынычлык һәм татулыкның төп позициясе булып тора. Сезне мәктәптәге тел балансына каршы юнәлгән провокацияләргә бирелмәскә, диалогка чакырабыз» дип тәмамлана Бөтендөнья татар яшьләре форумы мөрәҗәгате.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән «Татар ата-аналары» төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.

azatliq.org

* * *

Представители Всемирного форума татарской молодежи опубликовали открытое обращение к русскоязычным родителям Татарстана. Соответствующий документ размещен в социальной сети «ВКонтакте».

В частности, в документе обозначена главная проблема, которая заключается в том, что с начала учебного года часть родительского сообщества Казани и Набережных Челнов активизировала призывы к отказу от преподавания русскоязычным детям татарского языка. Объясняют свои действия родители следующими аргументами: это и невысокая востребованность татарского языка в городах Татарстана, и не очень высокое качество преподавания языка, отсутствие мотивации школьника в получении подобных знаний и загруженность ребенка, низкая степень владения учениками литературным русским языком и необходимость сдачи сложного единого госэкзамена по русскому языку.

По мнению представителей Форума татарской молодежи, каждая трудность требует отдельного рассмотрения и нахождения решения, но проблема заключается не в самом языке, полагают они: «Дайте выбор – и найдутся недовольные и желающие отказаться и от математики, от физики, от русского языка».

В пользу всеобщего преподавания татарского языка Форум татарской молодежи приводит статьи Конституции России и Конституции Татарстана, федеральное и республиканское законодательство, образовательные стандарты, но при этом отмечает, что в диалоге между разными народами, живущими бок о бок, важен не только закон, но и взаимоуважение.

Самое опасное, по их мнению, то, что противостояние транслируется и на детскую среду. Предложение разделить школу (один класс на тех, кто учит татарский язык, и, тех, кому он не нужен) – это шаг в противоположную сторону от солидарного общества и дружбы народов в Татарстане.

«Призываем вас не поддаваться на провокации, направленные против существующего языкового баланса в школе, призываем вас к диалогу, к совместному поиску решений по совершенствованию преподавания татарского и русского языков», – говорится в послании.

На данный момент для начальной школы ведутся тренинги учителей по системе В. Мещеряковой, предполагающей изучение татарского в игровой форме. Ряд учителей татарского языка используют метод метапредметного обучения, когда ученики осваивают не только языковые компетенции, но и развивают необходимые для современного человека навыки, расширяют свой кругозор.

«Татар-информ».

Просмотров: 835

Один комментарий

  1. Источники сообщают, что на днях Рустам Минниханов собирается подписать распоряжение, на основе которого татарский будет преподаваться на основе факультатива.