Язучыларының Миңнехановка «Татмедиа»ны үзгәртү мөрәҗәгатенә «Татмедиа» җавап биргән

B991D767-B9AB-44EB-BC5E-03CED8A95E5E_w1023_r1_sЯзучыларга җавапта «Татмедиа» үзгәрмәячәк диелгән, хат язганнары өчен рәхмәт белдерелгән.

Татар журналистлары, язучыларының Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа»ны үзгәртүләрен сорап язган хатына «Татмедиа» түрәләре үзләре үк җавап биргән.

Язучы Рабит Батуллага җавап хатында республика һәм район газета-журналларны гамәлгә куючы итеп министрлыклар, ведомстваларны билгеләргә мөмкин түгел диелгән.

«Моның өчен тиешле акча да, белгечләр дә юк» дип әйтелгән. Җавап хатын «Татмедиа» дәүләт агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов та, «Татмедиа» ААҖ мөдире Андрей Кузьмин да имзаламаган. Рус телендә язылган хатта «Татмедиа» дәүләт агентлыгы башлыгы урынбасары Илдар Миргалимов имзасы тора.

Хат авторлары Рөстәм Миңнехановтан «Татмедиа» акционерлык җәмгыятен таратуны яки эшчәнлеген оптимальләштерүне, республика басмаларын Татарстан министрлыкларына яки башка ведомстволарга, ә район газетларын муниципаль районнарга бирүне сораган иде.

azatliq.org

Просмотров: 788

Комментирование запрещено