Мәрхүмне соңгы юлга озату Самарада 14 сентябрьдә Вилоновская урамы, 1нче йорт, 118нче фатир (6нчы кат) адресы буенча сәгать 11дә булачак.
Үз вакытында Самараның данлыклы “Океан” кибетенең генераль директоры булып эшләгән, “Өлкәбезнең ел хатыны” исеме иясе, танылган эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, өлкә һәм Самара шәһәренең милли оешмаларына, мәчетләребез төзелешенә даими ярдәм күрсәтеп торучы Сания Ибраһим кызы Каюмованың улы Әскәр Әнгам улы Каюмовның 62нче яшендә вакытсыз вафат булуы сәбәпле, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Сания апаның, мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының зур кайгысын уртаклаша.
Читать полностью