Әлифба музеен карадык

6747Без, Камышлы районының медицина хезмәткәрләре, ай саен үзебезнең конференциябезне үткәрәбез. Бу юлы чираттагысын Байтуган авылын­да уздырдык. Җыелыш тә­мамлангач, якташыбыз, Әлиф­ба китабы авторы Сәләй ага Вагыйзовның үткән елда гына ачылган музей-йортына экс­курсиягә бардык.

Кырык елдан артык гомерен медицинага багышлаган хезмәттәшебез, бу эштә актив катнашучыларның берсе Нурания апа Абзалова безне музей белән таныштырды. Йорт капкасын ачып керүгә, үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең, күңелеңә җан тынычлыгы аласың. Йортның бакчасына күпләп юкә агачлары, миләш, балан куаклары, яшь нарат үсентеләре утыртылган. Бу эшне Нурания апа үзе һәм аның гаилә әгъзалары эшләгән. Өйнең эчендә хуш нарат исе бөркелеп тора.

“Тормышта ике могҗиза бар: аның берсе чишмә булса, икенчесе – Әлифба. Чишмәдән олы елгалар, Әлифбадан – белем башлана”. Бу сүзләрне күренекле татар язучысы Гариф Ахунов әйтеп калдырган.

Беренче бүлмәгә керүгә безнең күзләребез яшьләнде. Үзебезне балачакта кунакта булгандай хис иттек. Әнә биредә әбиләребезнең сандыгы, ипи пешерү җайланмалары урын алган, ә өстәлдә Сәләй Гата улының самовары басып тора.

Нурания апа бик мавыктыргыч итеп болар турында сөйләгәндә: “Сокланып бетә алмыйбыз. Безнең әби-бабаларыбыз эшләгәннәр дә, ял да иткәннәр, намазларын да укыганнар. Без алар калдырган мирасны сакларга бурычлыбыз», - диде.

Икенче бүлмәдә Сәләй Гата улының шәхси әйберләре урын алган. Без аның әлифба китабын, фотоальбомын, Нурания апага язган хатларын да күрдек.

Барыбыз да шушы Әлифба китабын укып үскән булсак та, Сәләй аганың тормышы, сагышлы язмышы турында күп нәрсәне биредә беренче тапкыр ишеттек.

Музейга соңгы вакытларда күп кешеләр килә икән. Безнең алдан гына Арчадан һәм Казанның үзеннән делегацияләр булган. Нурания апага истәлеккә “Ватаным Татарстан” газеталарын һәм басманың календарен калдырганнар.

Яңа Ярмәк авылы фельд­шеры Зөлфия апа Шиһапова без­гә Сәләй аганың хатыны һәм фикердәше Рәмзия апа Вәлитованың туганы, танылган шагыйрь Айдар Хәлимнең “Кушнарат” дигән шигырен укыды. Шагыйрь аны 2013 елда Байтуганга, булачак музей-йортның нигезенә беренче таш салу тантанасына килгәндә язган булган. Бу шигырь “Бердәмлек” газетасында да басылып чыккан иде.

Соңыннан безнең барыбызны да искиткеч тәмле бәлеш, хуш исле чәй белән Нурания апаның апасы Гөлфия ханым Ибәтова сыйлады. Ул да 40 елдан артык Татар Байтуганы авылында шулай ук фельд­өшер булып эшләгән.

Чәй табынында утырганда без күп еллар Камышлы районының авылларында төрле чорда фельд­шер булып эшләгән хез­мәт­тәшләребез Гөлфия Ибәтова, Гөлсинә Нуретдинова, София Кәримова, Әлфия Гарипова, Гөлнур Фәт­тахова апаларны искә алдык.

Бу мизгелләрдә күңе­ле­бездә бары бер генә теләк булды — барыгызның да из­ге­лекләре меңләтә үзегезгә әй­ләнеп кайтсын, ә Сәләй ага һәм Рәмзия апа язып калдырган Әлифба китабы һәм алар хөрмәтенә ачылган музей-йорт телебезне саклауга ярдәм итеп, мәңге яшәсен иде.

Эльмира ИШКИНЯЕВА,

Балыклы авылының медицина пункты фельдшеры.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1212

Комментирование запрещено