Корбан – рәхмәт һәм бәрәкәт ул

Сызранда зур Корбан мәҗлесе табыны.

Сызранда зур Корбан мәҗлесе табыны.

Сентябрьнең беренче кө­нендә дин кардәшләребез зурлап Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Бу көнне өлкәбезнең барлык мәхәлләләрендә бәй­рәм рухы хөкем итте, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбаннар чалынды.

- Россиядә мал чалу һәм ит җитештерү өлкәсендә яңа техник регламентлар кер­тел­гәннән соң, Самараның Җә­­мигъ мә­четендә корбанга терлек чалу санитария та­ләп­ләренә туры китереп оештырыла.

Быел Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәрендә биредә 400дән артык сарык, 14 сыер корбанга чалынды. Йөзгә якын дин кардәшебез ятимнәргә, фә­кыйрьләргә, зәгыйфьләргә кор­бан итен бирү ниятеннән ак­чалата ярдәм иттеләр, 97 кеше мәчеткә, мәдрәсәгә са­дака итеп корбан итен бүлеп бирде. Ярдәмгә мохтаҗ булган меңнән артык кешегә корбан ите таратылды, - дип хәбәр итте Самараның Җәмигъ мәчете Ветераннар советы рәисе Таһир ага Мамышев.

Корбан гаете уңаеннан Җә­мигъ мәчете йортында балалар өчен зур бәйрәм дә оештырылды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Коръән сү­рәләрен сәхнәләштереп күр­­­сәтеп, Ибраһим пәйгам­бә­­­ре­­­безнең тарихы белән та­ныш­­­тыр­дылар. Балалар да, алар­ның ата-аналары да чараны бик кызык­лы һәм файдалы булды дип, оеш­тыручыларга рәх­мәтләрен бел­дерделәр, пылау, кайнар чәй белән сыйландылар.

Самараның Җәмигъ мә­четендә зурлап корбан мәҗ­лесләре үткәрү дә матур га­дәткә кереп бара. Быел иң бе­ренчеләрдән булып, биредә Елховка районы Тупли авылында туып-үскән мөхтәрәм ветераннар Мәрьям апа һәм Якуб ага Абдулловлар үзләренең биш кызы һәм кияүләре белән бергә корбанга сыер чалып, 80 кешелек зур мәҗлес үт­кәр­деләр. Ә 12 сентябрьдә Җә­мигъ мәчете Самараның алты мәхәлләсе әгъзаларын (бу йөз­гә якын кеше) шулай ук изге мәҗлескә җыйды.

Корбан Гаетен өлкәбезнең башка шәһәр-авылларында да зурлап бәйрәм иттеләр. Сыз­ранның Азан мәчете йортында махсус ясалган урында 150гә якын сарык корбанга чалынган.

Сызранда зур Корбан мәҗлесе табыны.

Сызранда зур Корбан мәҗлесе табыны.

- Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәчетебез йортында да корбан чалу урыны тәлапләргә туры китереп ясалган, тик, әлегә төзелү эшләре барганга, анда икенче ел инде корбан чалмыйбыз. Быел Сызранда корбан чалучыларның саны 300дән дә артты. Дин кардәшләребез итнең өчтән бер өлешен мохтаҗларга таратыр өчен мәчеттә калдырдылар. Андыйлар шәһәребездә байтак, аларның исемлеген дә төзергә ниятлибез.

Мәсәлән, җирле эшкуарлар агалы-энеле Шәүкәт һәм Рөстәм Сәйфетдиновлар, Радик Газизов Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәчеттә аксакалларга һәм абыстайларга садака итеп икешәр кило он өләштеләр. Мәчетебездә 75 кешелек зур Корбан мәҗлесе дә үткәрдек, - дип сөйләде Сызран, Октябрьск һәм Шигон районары имам-мөхтәсибе Ил­гизәр хәзрәт Сәгъдиев.

Камышлы районының Ис­ке Ярмәк авылында өч көн дәвамында корбанга сиксәнләп сарык чалынган. Бу турыда Камышлы, Кләүле, Исак­лы районнары имам-мөх­тәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мө­хәм­мәткәрим хәбәр итте.

- Унысын авылдашларыбыз мәд­­рәсә бинасында мәҗлесләр үт­кәрү өчен бирделәр, би­ре­дә гыйлем туплаучы шә­кертләргә үз бакчаларында үстергән яшелчәләреннән гошерләрен дә җыеп тапшырдылар. Һәр елдагыча мәчет әһел­ләре әлеге итләрдән мө­селман кардәшләребезне ча­кырып зур мәҗлесләр үт­кә­рергә, мәчетләргә килә алма­ганнарга өйләренә шулпасын һәм итләрен тапшырырга ни­ятләп торалар.

Шунысы да шатландыра, Ис­ке Ярмәктә хәзер ике – төп Җәмигъ мәчетеннән һәм яңа төзелеп килүче Аллаһы йортыннан да азан тавышы яң­гырап, авылыбызга ямь биреп тора. Яңа гыйбадәтханәдә дини йолаларны, өлкән яшьтә булуына карамастан, Әбүзәр бабай Шәрәфетдинов алып бара. Ул һәр көнне өйләгә килеп, Азан әйтә, намазларны да анда укый. Корбан гаете көнне дә бәйрәм намазы ике мәчетебездә дә укылды, — дип сөйләде Габдулла хәзрәт.

Самара өлкәсе мөсел­ман­нарының Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, хаҗ сәфәренә киткән йөздән артык хаҗиларыбыз 15 сентябрьдә исән-имин әйләнеп кайтканнар. Аларның кылган изге гамәлләрен Аллаһы Тә­галә кабул итеп алсын иде.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1094

Комментирование запрещено