Минниханов вручил президенту Туркменистана орден «Дуслык» / Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президентына «Дуслык» ордены тапшырды

bafcf7aa60ae4440Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов провел встречу с президентом Туркменистана Гурбангулы Бердымухамедовым.

Минниханов поблагодарил Гурбангулы Бердымухамедова за приглашение и вручил ему орден «Дуслык», передает пресс-служба президента.

«Я хотел бы от имени всего народа Туркменистана и от себя лично поблагодарить вас за столь высокую награду. Мы воспринимаем это, как яркое подтверждение крепнущих отношений между нашими народами и вашу высокую оценку деятельности нейтрального и независимого Туркменистана, — подчеркнул Гурбангулы Бердымухамедов.

«Рустам Нургалиевич, пользуясь случаем, хотел бы поблагодарить вас и пожелать больших успехов в вашей государственной деятельности, крепкого здоровья, а народу Татарстана — процветания и наилучших благ. Также особые слова благодарности я выражаю руководству Российской Федерации за возможность развития наших двусторонних отношений», — заключил президент Туркменистана.

realnoevremya.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эшлекле сәфәре кысаларында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Үз чыгышында Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ашхабадка эшлекле сәфәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановны спорт мәсьәләсендә оста белгеч буларак бөтен илдә белүләрен җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

bafcf7aa60ae4440Төрекмәнстан Президенты, Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда сәламәт тормыш рәвешен актив пропагандалыйсыз, Татарстанның эре спорт чараларын уздыруда тәҗрибәсе зур, «Азиада-2017” уеннарын уздыруга әзерләнгәндә күп нәрсәгә сездән өйрәндек, дип җиткерде.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан белән Төрекмәнстанны күп нәрсә: тарих, мәдәният, рухи тормыш бәйләвен һәм алга таба да сәүдә-иктисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгытуга адымнар ясаячакларын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Төрекмәнстан Президентына Ашхабадка V Азиат (“Азиада-2017”) уеннары ачылышына чакыруы өчен рәхмәтен җиткерде. “Сез бу чарага ныклап әзерләнгәнсез һәм бүгенге чара бик әйбәт үтәчәк”, – дип белдерде.

Спорт ил абруен һәм куәтен күтәрүдә мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Без Ашхабад белән таныштык, матурлыгы буенча уникаль шәһәр бу. Сез куәтле спорт инфраструктурасын булдыргансыз һәм ул сезгә халыкара дәрәҗәдәге чара үткәрү мөмкинлеген бирә”, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Россия-Төрекмәнстан багланышлары кысаларында Татарстан белән Төрекмәнстанның үзара хезмәттәшлегенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә, мәсәлән, сәүдә-икътисади, мәдәни һәм мәгариф, нефть, газ өлкәсендә конструктив эш бара. “Төрекмәнстан индустриализация линиясендә үсә. Чимал эшкәртү тармаклары җәелә. Аның өчен завод һәм фабрикалар гына түгел, белемле кешеләр дә кирәк. Без биредә белгечләр әзерләү ничек оештырылганлыгын күрдек”, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Аннан Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка “Дуслык” орденын тапшырды.

“Дуслык” орденын халыклар арасында дуслык багланышларын үстерүгә зур хезмәт салган кешеләр ала. Сез дөнья күләмендә билгеле сәясәтче. Миңа, Россия төбәге җитәкчесе буларак, әлеге орденны тапшыру зур мәртәбә. Без тугандаш Төрекмәнстан Президенты Татарстан Республикасы бүләгенә ия булуы белән горурланачакбыз”, – дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Төрекмәнстан Президенты олы бүләк өчен рәхмәтен җиткерде һәм Россия Федерациясе җитәкчелегенә ике яклы багланышларны үстерүгә мөмкинлек биргән өчен рәхмәтле булуын билгеләп үте.

«Татар-информ».

 

 

Просмотров: 897

Один комментарий

  1. Бер берсенэ орден тагып яталар.