Үткән елның июнь ахырында “Россия-Самара” радиосы кайгылы хәбәр ирештерде. Большой Кинель елгасында (Кинель-Черкасс районы) коенганда берничә бала һәлак булган. Үзәк телевидение һәм радио буенча Карелиянең көньягында урнашкан (“Сямозеро”) базасында ял итүче ундүрт яшүсмернең дә, давыл вакытында көймәләре батып, һәлак булулары турында хәбәр иттеләр. Кешеләрнең, бигрәк тә яшүсмер балаларның, вакытсыз үлеме аларның ата-аналарына, туганнарына һәм җәмгыять өчен зур кайгы, зур югалту, әлбәттә.
Ел саен безнең илебездә елгаларда коенганда, көймәләрдә, катерларда сәяхәт кылганда күп фаҗигалар булып тора. Аларның күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозудан, җавапсызлыктан килеп чыга. Олылар бик еш исерек килеш бу зур бәлагә таралар. Андыйлар турында “диңгез бәкәлдән” диләр. Балаларның һәлакәткә очрауларына олылар – ата-аналар үзләре һәм ял итүне дөрес итеп, кагыйдәләргә туры китереп оештырмаган түрәләр гаепле.
Миңа еш кына ерак Эвенкиядә булган кайгылы бер вакыйга искә төшә. Мин анда үткән гасырның җитмешенче елларында нефть эзләү экспедициясендә бораулаучы булып эшләгән идем.
Биредәге авыллар һәм поселоклар күбесенчә елгалар буена урнашкан. Ә менә шундый чиксез зур урманлы, таулы төбәктә юллар юк, тышкы дөнья белән элемтә, башлыча, һава транспорты – самолетлар, вертолетлар аша башкарыла. Кышын елгалар боз белән каплангач кына, ниндидер юл дигән нәрсә барлыкка килә.
Эвенкияне көнчыгыштан көнбатышка ике зур елга кисеп чыга: бу Нижняя Тунгуска – язучы Вячеслав Шишков романында тасвирланган “Угрюм река”, һәм Подкаменная Тунгуска – бөек Себер елгасы, Енисейның уң як кушылдыклары. Язгы ташу вакытында алар зур суднолар йөрерлек булса да, җәен көймәләрдә һәм кечкенә катерларда гына йөзү мөмкинлеге кала.
Нижняя Тунгуска елгасында булган кайгылы вакыйга турында сөйләп узыйм әле. Черногорск шәһәрендә техник училище тәмамлаган 18 яшьлек хакас егете Сергей Канзычаков (фамилиясе үзгәртелгән) үзенең беренче хезмәт вахтасына барырга җыена. Тутончаны поселогыннан нефть чыгару скважинасына кадәр 12 чакрым араны елга буйлап үтәргә кирәк.
Вахта йөртүче “Ястребок” катеры ремонтта булу сәбәпле, эшчеләр “Казанка” көймәсендә юлга чыгарга җыеналар. Аның хуҗасы һәм бораулаучылар юлга чыгар алдыннан бергәләп поселок кибетендә шәпләп кенә аракы эчеп алалар. Юлга да “запас” әзерләнә.
Сергей үзен көймәгә алуларын соралса да, исерек егетләр моңа каршы килә. Кичке якта аларның көймәсе, ниһаять, юлга чыга. Алар төнге сәгать 12дә эшкә чыгарга тиеш булсалар да, тиешле вакытка скважинага кадәр барып җитмиләр.
Шуннан соң вертолет һәм көймәләр белән югалучыларны эзләү башлана. Тик бу бернинди дә нәтиҗә бирми.
Шул ук вакытта эзләүчеләр Тутончаны поселогыннан өч чакрым ераклыкта Нижняя Тунгусканың сул яктагы кечкенә генә Голомо кушылдыгы ярында берничә аракы шешәсенә һәм әле сүнәргә дә өлгермәгән учак эзләренә тап булалар. Димәк, егетләр эчүләрен биредә дә дәвам иткән булганнар.
Тик күпме генә эзләсәләр дә, югалган көймә, 5 кешелек вахта, кием-салым да, бер генә башка билге дә табылмый. “Угрюм река” аларны йоткан диярсең.
Бу вакыйгадан соң Сергей ни эшләргә дә белми: еларгамы, шатланыргамы, кайгырыргамы. Аның бу вакыттагы хәле авариягә юлыгып, җимерелгән самолет рейсына соңгарган пассажирныкы кебек булгандыр, мөгаен. Үзен көймәгә алмаган егетләргә туктаусыз рәхмәт укый ул.
Моңарчы эчүгә бирелмәгән булса да, егет бер вакытта да авызына аракы капмаска, исерек юлдашлар белән транспортка утырмаска вәгъдә бирә.
Мин үзем дә бер мәртәбә көймәдә барышлый шундый ук хәлгә эләктем. Куюмба поселогыннан экспедиция урнашкан Байкитка (ул эвенкча бай урын, бай җир дигәнне аңлата) барышлый булды бу. Ул көнне вертолетлар очмый иде, шуңа күрә бүтән транспорт эзләргә туры килде.
Яр буенда өч ир-ат юлга әзерләнәләр. Алар шактый исерек булып, бер шешә аракы бирсәм, мине дә үзләре белән алырга риза булдылар. Башка транспорт булмаганлыктан, нишлисең, ризалашырга туры килде.
Ун-унбиш километр узгач, егетләр тагын эчәргә тотындылар. Үземә салган аракыны, аларга күрсәтмичә генә, борт артына түгә бардым.
Тегеләр шешәне бик тиз бушаттылар. Озакламый “Кырым” көймәсенең рулендә баручы йокымсырап китте, һәм аны икенчесе алмаштырды. Тиздән ул да йокыга китә башлады. Аны өченчесе алмаштырды. Байкитка 50 — 60 чакрым калганда, анысы да рульне миңа бирергә мәҗбүр булды.
Калган юлны уңышлы гына тәмамлап, мин көймәне яр буена туктатып, ташка бәйләп куйдым да гырылдап йоклаган егетләрне уята башладым. Тик бу эшем барып чыкмады, алар барсы да йоклауларын дәвам иттеләр. Шулай үзләрен йоклаган килеш калдырырга туры килде.
Әгәр мин дә аек булмасам, егетләрнең берсе дә һәм мин үзем дә Байкитка кайтып җитмәс идек. Киенгән исерек килеш йокыга китеп, көймәне аударган очракта, салкын судан беребез дә йөзеп чыга алмас иде. Чөнки төрле урыннарда елганың киңлеге берничә йөз метрга кадәр җитә бит.
Бу вакыйгалардан гыйбрәт алып, исерек килеш суга кергәнче, көймәгә утырганчы, башыңдагы соры матдәне ныклап кыймылдатырга кирәк, дияр идем. Дөрес җавап шул соры матдәнең сыйфатлыгына, торышына бәйле булуын һич тә онытырга ярамый.
Роберт ГӘРӘЕВ.
Отрадный шәһәре.
Просмотров: 937