Туган йортым каршында басып торам. Ул хәзер ятим…

news_19999Нәрсә ул ятимлек? Балаларын үстереп, зур тормыш юлына озаткан ата-ана да, әти-әнисез калган бала да, бушап калган йорт та ятим була… Туган йортым каршында басып торам. Ул хәзер ятим… Без үскәндә ишек алдында бер бөртек үлән дә булмый торган иде. Хәзер, әнә, бар җирне әрем, кычыткан басып алган.

Мин әкрен генә бикле ишеккә таба атладым. Кычытканнар белән көрәшә-көрәшә, баскычка барып життем дигәндә генә, кырмыскалар оясын күреп,  туктап калдым. Әнә бит ничек мәш киләләр! Өебез ныграк, зуррак булсын, диептер инде, тырышып эшлиләр. Кайчандыр безнең йорт та шушы кырмыска оясын хәтерләтә иде бит. Без яланаяк йөгереп йөргән ишегалдында шушы бөҗәкләрдән башка җан иясе булмас дип ул вакытта күз алдына да килмәде шул… 

Мин йортның бүрәнәсенә сөялдем дә балачак хатирәләренә бирелдем. Ә буш йортның тәрәзәләре: “Нигә туган оягызны ташлап чыгып киттегез?” — дип, шелтә белән карыйлар сыман тоелды. Язмыш юллары алып чыгып китте шул безне. Бүген, дөнья мәшәкатьләре аркасында туганнар белән аралашырга да вакыт табып булмый. Бер каннан, бер жаннан булган туганнар, бер-берегездән ераклашмагыз, бердәм булып яшәгез! Туган йортка сукмак өзелмәсен, анда кырмыскалар гына хуҗа булып калмасын иде…
 
Туган як мизгелләре

Туган якка кайткан саен
Һәр мизгеле каршы ала.
Ятим йорт та: “Бөтенләйгә
Кайткан!” — диеп шатлана.

Кышларын кайтып керсәм,
Ак юрганын җәеп салган.
Салкын ап-ак карлары да
Битләремне назлый сыман.

Ә язларын кайтып керсәм,
Шаулап-гөрләп каршы ала.
Ләйсән янгыр күңелләрнең
Тутыкларын юып ала.

Жәйләр мине каршы ала
Бәбкә үләне белән.
Төн йокыларын калдырган
Айлы төннәре белән.

Көз көннәре мине көтеп,
Сары төскә буялган.
Безне озак көтә-көтә, 
Миләшләрем дә ауган.

Туган якның һәр мизгеле
Шулай мине каршы ала.
Әти-әни каршыламагач,
Күңелем моңсулана.
 

Динура ФӘЙРУЗОВА-ВӘЛИЕВА.

Зеленовка авылы, Ставрополь районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 938

Комментирование запрещено