В бельгийских школах могут начать преподавать татарскую культуру / Бельгия мәктәпләрендә татар мәдәнияте дәресләрен уздыру мөмкинлеген карыйлар

0032В общеобразовательных школах Бельгии благодаря соглашению между Министерством образования и Бельгийской ассоциации русских школ началось преподавание русского языка и культуру народов России. Об этом сообщает «Татар-Информ».

В новом учебном году школы, которые находятся во франкоязычной части страны, могут принять участие в программе «Открытие языков и культур», через которую и можно начать изучать русскую культуру. Детей будут знакомить с базовыми фразами, алфавитом и азами русского языка. Ученики из старших классов смогут изучать русский как иностранный язык.

Также в рамках этой программы сейчас рассматривается возможность преподавания нескольких уроков и по татарской культуре, так как родители школьников хотят, чтобы их дети получили полные знания о различных народах России.

В Валлонском регионе Бельгии в школе «Турнисоль» внедрена пробная серия уроков по татарской культуре. По словам руководителя школы Эллы Бондаревой, основные посетители таких курсов — русскоговорящие родители, которые хотят, чтобы их дети были связаны с исторической родиной.

Ранее в Казанском Федеральном университете (КФУ) стартовали бесплатные курсы по изучению татарского языка. Всего для участия в курсах зарегистрировалось 920 человек. Курсы продлятся три месяца до 15 декабря 2017 года. В этот день участникам вручат сертификаты КФУ.

inkazan.ru

* * *

Бельгиянең кайбер гомум белем бирү мәктәпләрендә факультатив рәвештә рус теле һәм Россия халыклары мәдәниятен өйрәтә башлаганнар. Уку елы башыннан илнең франция телле өлешендәге мәктәпләр «Телләр һәм мәдәниятләр ачылышы» проектында катнаша ала. Моңа Мәгариф министрлыгы һәм Бельгиянең рус мәктәпләре ассоциациясе (Association belge des écoles russe) арасындагы килешү нәтиҗәсендә ирешелгән.

Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге Бельгия балалары хәзер рус теленең төп куланыштагы җөмләләре, әлифбасы, шулай ук Россиянең тарихы һәм мәдәнияте белән таныша алачак. Өлкәнрәк укучылар өчен рус теле чит тел буларак тәкъдим ителә.

Ассоциация җитәкчесе Марина Кулагина сүзләренә караганда, бу пилот проект белән озак вакытлы килешү төзелә ала. Ул Брюссель һәм корольлекнең француз телле өлешендәге (Валлония) дәүләт һәм шәхси уку йортларына тарала ала.

Әлеге программа кысаларында татар мәдәнияте буенча да берничә дәрес кую күздә тотыла, чөнки ата-аналар балаларының Россия турында бөтен яктан да белем алуын тели. Сынау варианты рәвешендә «Татарлар Бельгиядә» ассоциациясе инициативасы белән Валлониядәге «Турнисоль» мәктәбендә дәресләр сериясе кертелә башлады. Әлеге белем йорты Льеж шәһәрендә урнашкан. Бу мәктәп җитәкчесе Элла Бондарева аңлатканча, нигездә, бирегә балаларын рус телле әти-әниләр алып килә, алар өчен тарихи ватаннары белән элемтә мөһим. Льежда үз балаларын Татарстанның туристлык маршруты буенча йөртүче күп кенә гаиләләр бар. Андыйларга өстәмә дәресләр кулай гына булып тора. Хәтта мондый кече старттан башланган дәресләр дә Бельгия балаларының күзаллавын киңәйтә, дип җиткерделәр ассоциациядә.

«Татар-информ».

Просмотров: 785

Комментирование запрещено