Көз муллык өләшә

i4Куанычлы, бай көз җитте,
Кырлар да бушап калды.
Салкын кырауга чыдамый
Чәчәкләр башын салды.

Илаһи төсләргә бизәлгән
Бар табигать почмагы.
Җәнлекләр йокларга җыена,
Кошлар сайраудан туктады.

Табында муллык, сый, хөрмәт,
Җиләк-җимеш, яшелчә.
Табигать бүләкләрен
Барысына да өләшә.

Сары төс — купшы матурлык,
Көз аеның бүләге.
Яфракларны җиргә коя
Көзнең салкын җилләре.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 913

Комментирование запрещено