Халкым, уян!

iТуган авылым Яңа Усманны бик яратам, халкымны нык хөрмәт итәм. Үсеп ки­лү­че яшь буын өчен дә чын күңелемнән шатланып бетә алмыйм. Зама­насына карата алар, күп­че­легебез уйлаганча, бик начар түгелләр. Безгә яшьләр бе­лән күбрәк эшләргә кирәк, минемчә. Оныкларыбызны да тәртипсез дип әйтергә һич кенә дә ярамый. Шулай да мәктәп биргән тәрбия генә хәзерге заман балаларына җитешми, дип уйлыйм. Моңа күбрәк ата-аналар үзләре тырышсын иде. Белүемчә, кайберәүләр укытучыларны гаеплиләр, аларның өстеннән шикаятьләр язып йөр­гән булалар, ә хата күбрәк ата-аналарның үзләрендә. Шулай да мин яшьләребезнең тыйнак һәм матур булуларына куанам. “Бер тәртипсез сыер бөтен көтүне пычрата” дигән әйтем дә бар бит. Андыйлар да юк түгел шул әле.

Авылым турында да бер­ничә сүз булса да язасым ки­лә. Безнең Яңа Усманыбыз та­бигатьнең иң матур почма­гында урнашкан. Урман-таулары, Сок елгасы, кырлары, чишмәләре белән данлы ул. Авылыбыз ур­тасында ике мәчет эшләп тора. Көн саен азан тавышлары белән уянабыз, ястү намазыннан соң гына йокларга ятабыз. Минем туган йортым иске мәчеттән ерак түгел, шуңа да күрәсең, колагымда гел азан тавышы яңгырый сыман.

Мәчетебезнең нигезе салынуга 180 еллар бардыр, мөгаен. Аның манарасын минем бабам – Әхмәтвәли Кулыев күтәргән диләр. Ә әтием 1888 елда туган. Мин дөньяга килгәндә аңа 60 яшь булган. Вакытында аңа төрле маҗаралар аша үтәргә туры килгән. Гаиләбез турында аның истәлекләр китабын да бастырып чыгардым.

Авылымны бер дә хурлатасым килми, гел яхшы яктан гына язасым килә. Шулай да аның табигатенә елдан-ел зыян китерүебез өчен йөрәк әрни. Урман (шулай димәсәң, хәтере калыр) сирәкләнде хәзер. 1947 елдан бирле нефть чыгаручылар аны кисеп, турап бетерделәр. Бигрәк тә соңгы елларны мәрхәмәтсез кыландылар. Җир астын гына түгел, җир өстен дә корытып баралар. Шуңа күрә бакчаларыбызда бәрәңге үстерү дә бик кыенлаша. Табигатьнең начар хәлгә төшерелүе — яхшы нәрсә түгел.

Без балачакта тауларыбыз шундый биек булып күренә иде­ләр. Алар да хәзер кукыраеп, бәләкәйләнеп калды кебек. Яз җитү белән тау тулы мал булыр иде. Авыл көтүендә — 150шәр баш сыер, 200дән артык сарык-кәҗә йөри торган иде. Ә бүген авылда калган яшьләребез эшләргә иренә, карт-корының мал асрарга хәле юк. Бөтен хикмәт әнә шунда. Ә инде таралган күмәк хуҗалык турында сөйлисе дә юк. Бөтен куанычыбыз — авылыбыз кырыеннан бормаланып агучы Сок елгасы. Аллаһы Тәгалә сусыз гына калдыра күрмәсен, су булмаса — беттек дигән сүз.

Олы юл буеннан узганда чәчелмәгән кырларны күреп күңел сыкрый, үкереп елыйсы килә башлый. Тигәнәк-билчән, башка чүп-чар үләннәре безнең биттән көлеп утыралар кебек. Нинди көнгә калдык бит! Халкым, уян! Күтәр башыңны… без бит тырыш халык. Ялкаулык татар халкында булмаган һәм булырга да тиеш түгел. Чит ил ризыкларына кызыкмыйк, барсын да үзебездә булдырырга тырышыйк.

Бергә яшик, бердәм булыйк!

Тәскирә ЕРЕМЕЕВА.

Яңа Усман авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 991

Комментирование запрещено