Хәтерне яңартырга, үткәнне искә төшерергә сәбәп булды бу сәфәрем. Быел җәй башында эш белән Самарага баргач, беркөнне өлкә радиосыннан бер хәбәр колакка керде. Шәһәр үзәгендәге «Самара-Космос» музеенда 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына һәм «Крылья Советов» клубының 75 еллыгына багышланган күргәзмә ачылуы турында иде ул. Шунда кылт итеп данлы якташыбыз Галимҗан Хөсәенов искә төште бит.
Кечерәк буйлы, чандыр гәүдәле һәм җиңел сөякле егетебезнең ил стадионнарында ут уйнатуын, көндәшләре капкасына һич көтмәгән тарафтан туп кертүен бик күпләр хәтерлидер әле. Татарстанның Нурлат районы Яңа Иглай авылында туган Галимҗанның шактый гомере Самара шәһәрендә үткән. Бала, яшүсмер чакта ук күңеле футболга тартыла аның, башта яшүсмерләрнең «Динамо», аннан җанатарларга яхшы таныш «Крылья Советов» командаларында уйный. Галимҗанның җитезлегенә, тизлегенә һәм осталыгына бик күпләрнең исе китә, аны илнең төрле командалары үзләренә кодалый башлый.
Ул Мәскәүнең «Спартак» клубын сайлый. Шунда аның бөтен таланты ачыла – команда составында ике тапкыр СССР чемпионы, өч тапкыр СССР Кубогына, бер мәртәбә Европа Кубогының көмеш призына ия була. Дөньякүләм уеннарда да катнаша. «СССРның атказанган спорт мастеры» дигән мактаулы исем дә ала якташыбыз.
Ул сигез тапкыр СССРның иң яхшы футболчылары исемлегенә дә кертелә. Болар барысы да, шулай ук «Спартак»ның ул вакыттагы начальнигы Николай Петрович Старостинның футболчы — һөҗүмче, соңрак яшьләрне тәрбияләүче тренер Галимҗан Хөсәенов турында «Кечкенә булса да, эче тулы теш кенә» («Мал золотник, да дорог») дип, рас әйткән мәгънәле сүзләре дә истә әле.
Без, якташлары, Галимҗан белән чиксез горурланабыз, аны онытмыйбыз. «Рубин»да да, “Крылья Советов”та да шундый һөҗүмчеләр күбрәк булсын иде. Яңа Иглайның Төбәкне өйрәнү музеенда аңа багышланган почмак-экспозиция бар. Анда футболчының фоторәсемнәре, шәхси әйберләре куелган. Ә Нурлатның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Галимҗан Хөсәенов исемен йөртә, районда аның истәлегенә ярышлар үткәрелә.
Самарада да аны үз кешеләре итеп саныйлар. (Дөрес, өлкәнең үзендә туып-үскән Равил Аряпов, Илдар Шабаев кебек «Крылья Советов»тан чыккан танылган татар футболчылары да бар). Мин бу калада Галимҗан Хөсәенов эзләреннән йөргәндә, моңа чынлап ышандым. Әлеге күргәзмәдә дә, «Крылья Советов» клубы базасында да миңа ихластан якташыбыз турында белгәннәрен җылы итеп сөйләделәр, материаллар белән таныштырдылар. Ә биредә яшәүче татарларыбыз аны онытмыйлар да онытмыйлар инде. «Бердәмлек» өлкә татар газетасы уртак горурлыгыбыз турында әледән-әле язып тора. Галимҗан Хөсәеновның исеме-рәсеме быел тууына 80 ел тулу уңаеннан «Самара татарлары» календарена да кертелгән. Киләсе елда дөнья чемпионаты алдыннан «Самара-Арена» стадионында якташыбызның бюсты куелачак икән. Стадионны исә күршеләргә Казанның иң оста, тәҗрибәле төзүчеләре төзеп бирә. Хәзер анда кызу эш кайный.
Мәшһүр футболчылар аллеясыннан үткәндә һәр кеше Галимҗан Хөсәенов бюст-һәйкәленә дә чәчәкләр салыр, аны кабат искә алыр, хатирәләрен яңартыр, дип уйлыйм.
Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ.
Самара — Казан.
Просмотров: 923