Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Корбан мәҗлесе үтте

20170915_11241415 сентябрьдә Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Корбан мәҗлесе үтте. Чарага бүлектә ял итүче һәм авылда яшәүче ялгыз апалар чакырылган иде. Мул табыннар артында өченче мәхәлләгә йөрүче Сәгыйдә апа Кәлимуллина Коръән аятьләре укыды, Галимә апа Әхмәтшина хәзрәти Рәсүл галәйһиссәләмгә тәкбир әйтте, сәдакаларын таратылды.

Камышлы авылының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Рушания ханым Диндарова апаларны олы бәйрәм белән тәбрикләп, олыларга исәнлек, озын гомер, мул тормыш, җан тынычлыгы теләде. Үз чиратларында килгән кунаклар да бәйрәм табынын әзерләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр, үзләренә исәнлек, тигезлек, озын гомер теләделәр.

Корбан табыны социаль үзәкнең хезмәткәрләре ярдәме белән үткәрелде. Кызлар тәмле ашлар, алма бәлешләре, тары коймаклары, эремчек пәрәмәчләре пешерделәр. Барча килгән кунаклар да күп итеп күчтәнәчләр алып килгән иделәр,  аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез һәм сәдакаларының әҗердән булуын телибез.

Киләсе елларда да исән-имин күрешеп, бәйрәм табыннарында бергә җыелырга язсын иде, дигән теләктә таралыштылар апаларыбыз.

Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА, Камышлының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе.

samtatnews.ru

Просмотров: 854

Комментирование запрещено