Хезмәт ветеранына — туксан яшь

image5Гомер көзен Камышлыда уздыручы тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Шәмсехаят Гали кызы Галиевага 90 яшь тулды. Аны район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, авыл җирлеге башлыгының урынбасары Талия  Мифтахова, «Камышлы хәбәрләре» газетасы хәбәрчесе Рәйсә Төхбәтшина, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Зөлия Шәкүрова, Җәмилә Минегалимова,  якыннары олуг юбилее белән тәбрикләделәр, бүләкләделәр. Әбикәйгә шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, өлкә губернаторы Николай Меркушкин имзалаган гомер бәйрәме белән тәбрикләү хатлары да тапшырылды.

90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык-сөенечне күрсәгез: мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр, иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшен яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.

Шәмсехаят Гәлиева 1927 елның 19 сентябрендә Яңа Балыкла (Карамал) авылында җиденче бала булып якты дөньяга аваз сала. 7 сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган  кызга тракторга укырга тәкъдим итәләр. Сугыш елларындагы суык, карлы-буранлы кышларда эшләгәндә салкын тидерә яшь кыз. Шуның аркасында тормышка чыккач, балага уза алмый. Тормыш иптәше Рәхимулла абый да авыр операция кичерә һәм якты дөнья белән хушлаша. Кызганычка, бары тик бер генә ел яшәп калалар яшьләр. Бер иске өй сатып алып, шуны яңартып көн күрәләр. 

Сугыштан соң Шәмсехаят  апа колхозда сыер савучы, мал караучы булып эшләгән. Хезмәт ветераны күптөрле Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Алты елдан артык инде Шәмсехаят апа бертуганының улы Равил Гатиятов өендә яши. Равил Шәйхулла улының тормыш иптәше Нурия ханым аны тәрбияләп тора. Аларга әбикәй бик тә рәхмәтле.  Караучы кызы Гөлнара ханым Сәфиуллинага да рәхмәте бик зур аның.

Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде Шәмсехаят апа. Аңа киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә.

imageimage2 image4 image5Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА, социаль яклау бүлеге хезмәткәре.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 900

Комментирование запрещено