21 сентября (1 Мухаррама) — Новый год по Хиджре / 21 сентябрьдә мөселман календаре буенча яңа ел башлана

i221 сентября  наступает новый 1439 год по мусульманскому летоисчислению

В первый день священного месяца Мухаррам наступает Новый год по Хиджре. 1 Мухаррама не включено в число праздников ислама и, соответственно, в большинстве мусульманских стран Новый год не отмечают как праздник в светском понимании. В этот день в мечетях читают проповедь, посвященную переезду Пророка Мухаммеда из Мекки в Медину в 622 году — отправной точке мусульманского лунного календаря.

Месяц Мухаррам является первым месяцем мусульманского календаря. Считается, что как человек проведет первый месяц года, так и пройдут все остальные двенадцать месяцев.

Мухаррам — один из четырех месяцев, в течение которых Аллах особенно запретил конфликты, кровную месть, войны и подобные распри. О высокочтимости этого месяца много говорится в Коране. Мухаррам — месяц покаяния и богослужения. Каждый мусульманин должен постараться провести этот месяц во служении Богу. В одном из изречений Мухаммеда говорится: «Мухаррам является самым лучшим для соблюдения поста после месяца Рамадан». В другом изречении говорится: «Тому, кто постился один день в месяце Мухаррам, воздается как за 30 постов».

i2С новым годом, единоверцы! 

* * *

21 сентябрьдә мөселман календаре буенча яңа ел башлана. Ислам дөньясы 1439нчы Хиҗри елына аяк баса.

Яңа елны башлап җибәрүче Мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае — ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның берсе.

Коръәндә әйтелгән: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһының хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе сугышу, харам айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (Коръән. Тәүбә сүрәсе, 36 нчы аять).
 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң, иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, — дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, — ди.
 
Мөхәррәм ае башланган көннәрдә, елыбыз хәерле узсын дип, догалар кабатлыйк, һәм Раббыбыз һәркайсыбызга шушы күркәм айда башкарган изге гамәлләребез, тоткан уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны мулдан бирәчәге хакында онытмыйк. Елыбызны Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә теләп, яхшы эшләрдән башлыйбыз икән, алдагы көннәребез дә, ИншаАллаһ, матур гамәлләр, чиста ниятләр белән тулыр.
 
Аллаһы Тәгалә яңа елда барчабызга уңышлар насыйп итсен!

samtatnews.ru

Просмотров: 1176

Один комментарий

  1. Ну надо же,думал хоть один наш праздник не переняли,цифры несопоставимы правда,тысячи на три.Тем не менее с праздником всех мусульман!!!У нас говорят-сладкого и хорошего года.