Гасыр авырлыгын иңенә салган подполковник

РафагутдиновМәчет карты ерактан таныла. Ул һәрвакытта тыйнак, пөхтә һәм җыйнак. Дингә ихластан бирелгән кешенең сүзе төпле, карашы ягымлы, ниятләре изге. Ул һәр эшен Аллаһыга тапшырып башкара. Шуңа да алар уңышлы, нәтиҗәле һәм гыйбрәтле. 

Рәфкать бабай Рәфәгетдинов – менә шундыйлардан. Ул – хәрби табиб. Үз гомерен иң изге эшкә — табиб хезмәтенә багышлаган. Үткәндәге тормыш юлында ул күпне күргән. Мисырда (Египет), Сомалида һәм Әфган сугышында да булган.

Әңгәмә барышында аның бай һәм эчтәлекле тормышына кагылышлы күп сораулар бирелде.

- Үзегез турында бераз сөйләп үтсәгез иде.

- Мин Куйбышев өлкәсендәге Камышлы районының Йолдыз бистәсендә туып-үстем. Авылыбыз кечкенә генә булса да, анда “Кызыл көч” исемле колхоз һәм төзелеш өчен гипсоблок ясаучы завод уңышлы эшләп килде. Авылыбыз инде күптән таралган булса да, аның турындагы якты истәлекләрне мин гомерем буена кадерләп саклыйм.

Камышлы урта мәктәбен тәмамлап, Куйбышев шәһәрендәге заводта дүрт ел эшләдем. Аннан соң Казан медицина институтына укырга кердем һәм аны уңышлы тәмамлап, 20 ел армиядә хезмәт иттем, подполковник дәрәҗәсенә ирештем.

Рафагутдинов- Сез төрле илләрдә “кайнар нокталарда” булгансыз.

- Хәрби кеше приказга буйсына. Кайда кушалар – шунда барасың. Зурмы ул, кечкенәме — һәр сугыш кан коюга бәйләнгән. Яраланулар һәм имгәнүләр гадәти күренеш булганга, анда медицина хезмәткәрләренә дә зур җаваплылык йөкләнә.

Мин аерым хәрби госпитальләрдә хезмәт иттем. Гаскәриләрдән башка, безгә әле җирле халыкка да медицина ярдәмен күрсәтергә туры килде.

Көнкүреш шартлары ифрат дәрәҗәдә түбән булган, бертуктаусыз сугышлардан интеккән халыкка безнең тарафтан төрле чирләр, инфекцияләр белән көрәшүдә ярдәм итәргә дә туры килде.

Медицинаның паразитология өлкәсендәге чирләр һәм малярия белән көрәшкә күп көч куйдык, һәм бу өлкәдә мин зур тәҗрибә тупладым.

- Бөек Ватан сугышы елларындагы һәм аннан соңгы авырлыкларны күп кичергәнсез. Төрле илләрдә барган сугышларны күргәнсез. Сугыш фаҗигалары күңелегезддә нинди эзләр калдырды?

- Әлбәттә, һәр сугыш – ул чиксез кан кою, миллионлаган ятимнәрнең, тол хатыннарның күз яше, имгәнгән сугыш ветераннарның кайгы-хәсрәте.

Балачакта без кем дошманнарны күбрәк үтергән шул иң батыр сугышчы булган, дип уйлый идек. Шул уңайдан мин әтиемә берничә мәртәбә: “Ә син сугышта ничә фашистны үтердең?” — дигән сорау биргәләдем. Ул моңа җавап бирмичә тынып, уйланып кала иде. Ниһаять, бервакыт аның күзенә яшьләр килеп: “Улым, без үтергән немецларның да синең кебек балалары, хатыннары ятим калганнар. Аларның күбесен ирексезләп, чит җирдә үләргә көчләп җибәргәннәр бит”, — дип авыр сулап куйды.

Сугышлардагы дәһшәтләрне үз күзләрем белән күргәнгә, хәзерге сугыш уты белән шаяручыларга, аны кузгатырга маташучыларга мин аеруча нәфрәтлемен.

- Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, тәрбия мәсьәләсендә диннең әһәмиятен ничек бәялисез?

- Еллар авыр булса да, минем тормыш юлында гыйбрәт алырлык һәм тәрбия бирерлек яхшы кешеләр күп очрады. Дингә каршы көчле көрәш барганда безгә төпле дин гыйлемен бирергә шикләнсәләр дә, җиләккә, шомыртка барганда-кайтканда әбием юл буена догалар өйрәтеп һәм аларны күңелдән сөйләтеп бара иде.

Әтиемнең гыйлемгә омтылышы бик көчле иде. Байтуган районында яшьләр өчен ачылган колхоз мәктәбендә укып, ул ветфельдшер һөнәре алган. Шулай ук гарәп, латин алфавитларын һәм кириллицаны яхшы үзләштереп, аларның һәркайсы буенча укый-яза белә иде. Тик аңа укырга гына насыйп булмаган, чөнки ун яшендә аның әтисе үлгән һәм җилкәсенә тормыш авырлыклары баскан. Шуңа да ул безнең тәрбияле, гыйлемле булуыбызны теләп, уңышлы тормышта яшәвебезне күрергә хыялланып яшәде.

Әти үз гомеренә “Кызыл көч”, “Яңа тормыш” һәм “Мир” колхозларында ветфельдшер булып эшләде. Ат белән йөргәндә мине дә үзе белән алып бара иде. Юл буена яхшылыкка, гадел һәм тәрбияле булырга өйрәттте.

Минем һәм Нурания апамның медицина институтына укырга керүебезне ишеткәч, аның башы күккә тигән, шатлыгыннан очып кына йөргән, дип сөйлиләр иде. Тик аның гомере генә кыска булды. Укуыбызны тәмамлап, эшли башлавыбызны күрә алмады.

Мин үземнең укытучыларыма олы рәхмәтлемен. Аларны һәрвакытта тирән ихтирам белән искә алам. Болар – Әфидә апа һәм Заһид абый Каюмовлар, Гәйшә апа Шәфигуллина һәм башкалар. Алар безне аракыдан, тәмәкедән һәм ялгышлыклардан тыйдылар, матур тормыш үрнәкләре күрсәтеп тәрбияләделәр.

1990 елларда җәмгыятебездә дингә иреклек бирелде, дини белем алырга мөмкинлекләр ачылды. 1992 елда беренче гает намазына баргач, анда туган хисләр, җиңеллек, күңел күтәренкелеге миндә үз гомеремә онытылмаслык матур истәлекләр калдырдылар.

Яктылык” мәктәбендә Минәхмәт Сәгыйров гарәп графикасын өйрәнү буенча курслар оештыргач, мин анда 1994 елдан йөри башладым. Аллаһыга шөкер, хәзер гарәп язмасында басылган Коръәнне укыйм.

Дини гыйлемне чын күңел биреп, аңлап, җаның белән кабул итә белергә кирәк. Кызганыч ки, тик андый теләк һәм мөмкинлекләр бар кешегә дә бирелми шул.

- Сез, сугыш ветераны, “воин-интернационалист” һәм бүгенге көндә актив мәчет карты буларак, киләчәк буынга нинди киңәш бирер идегез?

- Мин Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә, әтәй сугышка киткәннең икенче көнендә – 1941 елда туганмын. Сугыш елларындагы һәм аннан соңгы без күргән авырлыкларны Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен иде.

Төньяк Африканы канга батырып , бөтен Европа илләрен изеп-таптап килгән фашистлар, сугыш игълан итмичә, Баренц диңгезеннән алып Кара диңгезгәчә сузылган фронт белән безнең илгә дә бәреп керделәр. Барлык халыклар да, бердәм булып, аларга каршы көрәшкә күтәрелделәр. Никадәр көчле һәм дәһшәтле булмасын, дошман җиңелде. Бу – безнең ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгы нәтиҗәсе. Ә аның нигезендә тугрылылык, ватанпәрвәрлек ята бит.

Ата-бабаларның үз Ватанын саклауда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы – безнең барыбыз өчен дә матур үрнәк. Үз илеңә карата тугрылылык һәм мәхәббәт – ул Иман ныклыгы һәм мөкминлек билгесе. Алардагы Иман байлыгын бернинди репрессияләр, атеизм басымы да югалта алмаган шул. Шуңа да алар дошманны җиңүгә ирешкәннәр.

Кызганыч ки, хәзер дөнья күләмендә Бөек Җиңүне реставрацияләү, аның нәтиҗәләрен, андагы вакыйгаларны фальсификацияләү, һәркемнең аны үз файдасына аударырга тырышуы торган саен көчәя бара.

Шуңа да мәктәп балаларында, үсеп килүче яшь буында илебезгә карата мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү бүгенге көндә алдыбыздагы иң мөһим мәсьәлә булып тора.

Аллаһыга шөкер, үз гомеремә мин белмәгән нәрсәләрне белергә, күп нәрсәне тирәнтен аңларга теләдем. Кешеләр биргән сорауларга һәрвакытта җавап бирергә тырыштым. Белмәсәм, белмим дияргә тартынмадым. Соңрак булса да, ул сорауга җавапны табарга һәм аңлатып бирергә тырыштым. Әле бер сорауга җавапны мин 5 ел эзләдем һәм аны Коръәндә таптым. Әлбәттә, дөньядагы бар булган гыйлем Коръәндә тупланган. Алдыңа баскан күп сорауга иң дөрес җавапны тик анда табасың.

Тик тормышта һәркем үз юлын үзе сайлый. Дин юлындагы кеше уңай тормышта яши, аннан читтәгеләр күп ялгышларга дучар булалар. Догалар кылганда, мин һәрвакытта Аллаһы Тәгаләдән яшьләребезгә тел ачкычлары биреп, аларның дөньяви һәм дини гыйлем алуга омтылуларын, итагатьле, намуслы, игелекле һәм кешелекле булуларын телим.

Киңәш итеп шуны әйтәсем килә: “Балалар! Исерткеч эчемлекләр эчеп, тәнне һәм акылны агулый торган матдәләр кулланып, вакытыгызны, гомерегезне һәм үз-үзегезне харап итмәгез!

Төрле фәннәр һәм дин гыйлеме аркылы уңай тормыш итәргә өйрәнегез. Хәзер моның өчен киң мөмкинлекләр бар. Бу исәптән әле мин дә 74 яшемдә компьютерны үзләштердем һәм төрле сорауларга җавапны аннан да эзләп табам.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1034

Один комментарий