Хоккей сөючеләр моннан алты ел элек һәлакәткә очраган “Локомотив” командасын хәтереннән чыгармый. Гомере вакытсыз өзелгән уенчылар арасында 23 яшьлек Марат Кәлимуллин да бар иде. Нурлат районындагы ата-бабалары төбәге – кечкенә генә Октябрина авылына еш кайтып-китеп йөргән ягымлы, мөлаем егетне якташлары онытмый, гел искә төшереп тора. Атаклы футболчы Галимҗан Хөсәенов кебек үк, районның горурлыгы ул.
Быел Марат Кәлимуллин исемендәге кубок өчен хоккей буенча ярышлар кырыклап кешенең гомерен өзгән әлеге авиаһәлакәткә нәкъ алты ел тулган көннәргә туры килде. Хәзер Тольятти каласында яшәүче Рәмзия һәм Нотфулла Кәлимуллиннар бер елны да катнашмый калмый анда. Һәр очрашуда ата белән ананың газиз уллары турындагы хатирәләрен өр-яңадан ишеткәндәй йотлыгып тыңлый яшь хоккейчылар. Хәер, бер алар гынамы…
Биографиясендәге һәр вакыйга ихлас кызыксыну уята, игътибарны җәлеп итә. Тольяттидагы “Лада” клубында чыныккан Маратның, хоккейчы буларак танылу алгач, безнең “Ак барс”та уйнарга җан атуы, ә “Локомотив” белән килешү төзеп өлгергәч кенә, Түбән Каманың “Нефтехимик” клубыннан соңлаган чакыру килү тарихы кызык түгелмени? Ә бит Татарстан командаларының берсендә уйнап китсә, бәлки, язмышы да бүтәнчә дәвам иткән булыр иде… Юк шул, вакытында игътибар итмәгәннәр инде бер аягы белән җыелма командада торган талантлы спортчыга. Барыбер дә чын хикәятләр аша егетнең туган төбәген чиксез яратуы, үз халкына тартылуы аермачык күренә. Сабантуйларга ашкынып кайта, көрәшкә чыгарга гел атлыгып тора, авылдашларының хәл-әхвәлен белешеп-сорашып тора.
Марат турындагы әнә шундый истәлек сәхифәләрен актаргач, кемнеңдер аның татарча белү-белмәве турында сорашуы бөтенләй урынсыз, әдәпсез гамәл булып кабул ителә. Маратмы? Урам чирәмендә малайлар белән аунап үскән, егет-җилән, кыз-кыркын белән гел аралашып торган, ана телен камил үзләштергән чын татар баласы иде ул! Татар теленең киләчәктәге язмышы турындагы хәзерге имеш-мимешләргә бәйләнешле, дуамаллык белән ычкынган сөальдер инде бу…
Хәер, Мараттан үрнәк алып, аның кебек булырга омтылган яшь спортчылар өчен анысы да әһәмиятледер. Әмма хәзер исә аның Кубогын яулау мөһимрәк. Искиткеч кызу, киеренке барды бәйге. Өч көн буена дәвам иткән турнирда спорт залының җанатарлардан тулып торуы шуңа ишарәли. Минзәлә, Түбән Кама кебек районнардан килгән 10-11 яшьлек балалар көч сынашты анда. Нәтиҗәдә Җиңү кубогын Нурлатның “Ледок” командасы яулады. Зур бүләкне ирле-хатынлы Кәлимуллиннар белән бергә район башлыгы Равил Кузюровның тапшыруы да бер башка үсендереп җибәрде бугай үзләрен. Бүтән команда уенчылары да көчле алкышлардан, бүләкләрдән коры калмады… Марат абыйлары турында, яхшы кешеләр турында, чын дуслык хакында мәңге хәтердән җуелмаслык, җанга рәхәт, күңелле тәэссорат җыеп китте алар.
“Ватаным Татарстан” (№ 137, 19.09.2017).
Просмотров: 879