Халыклар дуслыгы – ерак бабаларыбыз мирасы

Мы вместеПохвистнево районында 30 меңгә якын төрле милләт кешесе яши. Аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән башкаларны да та­ныш­ты­ру максатыннан районда менә инде икенче тапкыр “Без бергә” дип аталган милли фес­ти­валь уздырылды. Үткән елны кунакларны Гали авылы кабул иткән булса, быел бәйрәм Зур Толкай авылында гөрләп үтте.

Чарага мөхтәрәм кунак­лар да чакырылган иде. Урман хуҗалыгы, тирә-як мохитны сак­лау һәм табигатьтән файдалану министры Александр Ларионов өлкә губернаторы Николай Меркушкинның сәламләү хатын халыкка җиткерде. “Пох­вистнево районында төрле милләт вәкилләре һәрвакыт дус яшәгән. Ата-бабаларыбыз бергә җир эшкәрткәннәр, йорт­лар төзегәннәр, Ватаныбыз­га куркыныч янаганда, иңне-иңгә куеп, тынычлык сагында торганнар. Халык­лар дуслыгы – алардан калган кыйммәтле мирас, һәм без аны күз карасы кебек сакларга тиешбез. Күпмилләтле Самара җирендә булган татулык, бердәмлек безгә бик кадерле”, — дип язылган иде ул хатта. Регион башлыгы бу чараны оештыручыларга, фестиваль кунакларына төбәгебезнең үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт тә белдергән.

Мы вместеМы вместе1Бәйрәмдә дә дуслык, татулык атмосферасы хөкем сөрде. Сәхнәдә рус, татар, украина, чуваш, мордва һәм әрмән милли үзешчән коллективлары бер-берсен алыштырып кына тордылар. Интерактив мәйданчыкта төрле бәйгеләр, күңел ачулар гөрләде, көнозын күргәзмәләр эшләп торды. Милли йортлар тезелгән “урам”нан да халык өзелмәде, кунаклар корылмаларны үзенчәлекле иткән милли бизәкләр белән хозурландылар, төрле милләт халкының көнкүреше белән таныштылар.

Бәйгеләрдән иң зур кызыксыну уятканы — ул ат чабышлары булгандыр, мөгаен. Анда егетләр генә түгел, кызлар да актив катнаштылар.

- Фестиваль югары дәрә­җә­дә оештырылган иде, бу чын-чынлап халык бәйрәме булды. Милли берләшмәләр парады, төрле милләт халкы катнашында әйлән-бәйлән күңелдә аеруча зур тәэсир калдырды, — дип кичерешләре белән уртаклашты өлкә “Масторава” мордва милли үзәге рәисе Любовь Колесникова.

 

Светлана ВОРОБЬЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1094

Комментирование запрещено