Әтиемә багышлап язган шигъри юлларым бар

i2Шушы көннәрдә яраткан әтиебез Фаләхетдин Инсаф улы Гыйләҗевның якты дөньядан китүенә 20 ел булды. Күпме генә еллар узса да, әтиебез һаман да йөрәгебезнең түрендә, без аңа багышлап Коръән мәҗлесе дә уздырдык. Барлык балалары, оныклары җыелды.

Инде күптән әтиемә багышлап язган шигырем бар, аны бастырсагыз, бик рәхмәтле булыр идем. Әлеге шигъри юлларым мәрхүмнең рухына дога булып ирешсә иде.

Әтиемә

Әтием, җаным, менә тагын кайттык,
Син чыкмадың каршы алырга…
Аяклар да өйгә атламыйлар,
Алар сизә синең юклыкны.

Кердек өйгә, анда синнән башка
Бигрәк тыныч, бигрәк ямансу.
Бар нәрсә дә сине хәтерләтә,
Синнән башка өйнең яме юк.

Ишек төбендәге шомыртлар да
Яфракларын койган моңаеп.
Алар да шул үсеп утыралар
Моңсуланып, сине юксынып.

Бүгенге төн бигрәк озын булды,
Йокы алмады шул күзләрне…
Башымдагы уйлар чуаланды,
Рәткә сала алмадым аларны.

Чөнки әтием кырыгың да җитте,
Бүген җыелыр барлык туганнар…
Синең өчен, тыныч йокласын, диеп
Коръән укытырбыз бергәләп.

 Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Әниемә багышлап

Просмотров: 1269

Один комментарий

  1. Хяерле иртяляр. Минем шигри юлларын язып чыгарганга сезгя бик зур ряхмятляремне белдерясем киля. Сезгя барыгызга да исянлек саулык, эшегездя унышлар, хям тыныч, матур тормышлар теляп калам. Насима апагыз.