Озак еллар бергә тату тормыш кичерү өчен ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч янамый. Һичшиксез, андый парлар янәшәбездә шактый күп. Ульян өлкәсенең Әбдери авылында туып-үскән, инде озак еллар Самарада гомер итүче Мансур һәм Мәрьям Шәһвәлиевлар нәкъ шундыйлардан.
71 яшен тутырган Мансур ага төзүчеләр бригадасында ташчы булып эшләде, хәзер дә, лаеклы ялда булуына карамастан, тик тормый. Мәрьям апа яшьли сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калып, балалар бакчасы ашханәсендә сабыйларны тәмле-тәмле ризыклар пешереп ашатты.
Бу гаиләне белгәннәр аларга тирән ихтирам һәм хөрмәт белән карыйлар: икесе дә даими мәчеткә йөриләр, намаз укыйлар, балалары да тәртипле, игелекле булып үстеләр. Кызлары Рәмзия һәм уллары Фәрит тә гаиләләре белән Самарада яши, әти-әниләренә кунакка йөреп, хәлләрен белеп торалар. Рәмзия шоколад фабрикасында эшли, ә Фәрит — юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре. Алар әти-әниләренә берсеннән-берсе матур оныклар бүләк иттеләр. Шуларның иң олысы Рамилә үзе дә әни булды инде, кызы Саминә зур, тату гаиләгә шатлык, ямь өстәп тора.
Шушы көннәрдә Мәрьям апа белән Мансур абыйның бергә гомер итүләренә 50 ел тулды. Бу шатлыклы вакыйганы Шәһвәлиевлар, гадәттәгечә, бөтен гаиләләре белән бәйрәм иттеләр. Балалары, килен-кияве һәм оныклары юбилярларны алтын туйлары белән тәбрикләп, исәнлек-саулык, хәерле, озын гомер теләделәр.
Шамил МАМЫШЕВ.
Просмотров: 1000