Мин беләмен бу картлыкны -
Чәчләремне ап-ак агартты.
Бер хыялсыз, гамьсез бит ул,
Киләчәккә өмет югалттым.
Мин беләмен бу картлыкны -
Юк итә яшьтәшләрне.
Койды инде үземнең дә
Авыздагы тешләрне.
Битләремә җыерчыклар чыкты,
Булмый хәзер йөгереп йөреп.
Көзгегә дә карап булмый,
Куркып китәм үземне күреп.
Кул-аякларымны күрсәм,
Китә минем исләрем.
Элек мин мондый түгел идем бит,
Нишләдем мин, нишләдем?!
Мәрьям СӘГЫЙДУЛЛИНА.
Дәүләткол авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 843