“Адәм белән Һава”ны алып баручы Ләйлә Дәүләтова: «70 проценты тапшыруга әкият сөйләп утыра»

adf7b69ad6ab59a5c3cc2503daf64a64_500_0_0Күп тамашачылар яратып караган “Адәм белән Һава” тапшыруы озын тукталыштан соң кире “Яңа Гасыр” каналы экраннарына әйләнеп кайта. Иң популяр тапшыруларның берсе кайда югалып торды һәм аның кире кайтуының сәбәпләре нинди? Бу һәм башка кызыклы сорауларга тапшыруның алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтова җавап бирде.

– Күп тамашачыларны кызыксындырган сораудан башлыйк: тапшыру өч ел дәвамында ни сәбәпле зәңгәр экраннардан юга­лып торды һәм, билгеле, кире кайтуы нинди бурычлар бе­лән бәйләнгән?

– Мин үзебезнең бәбине үстерү өчен декрет ялына киттем һәм, бәбигә 3 яшь тулганнан соң, кире эшкә чыктым. Бары шул гына һәм барысы да бик гади.

– Яңадан эшли башлаган тап­шыруның тәртибе һәм концепциясе үзгәрдеме?

– Тапшыруның төп эчтәлеге шулай ук танылган гаиләләргә багышлана. Анда шул ук гаилә серләре һәм, әлбәттә, балалар, ягъни һәр­кемгә кызыклы гаилә проблемалары күтәрелә. Аерма шунда гына: элек тапшыру ярты сәгатьлек иде, хәзер бер сәгатьлек.

– Сезнең фикерегезчә, бү­ген дәүләт тарафыннан гаи­ләгә иҗ­ти­магый институт буларак җи­тәр­лек игътибар бире­ләме?

– Миңа калса, барысы да тәр­тип­тә кебек, ә калганы кешенең үзеннән тора. Хәзер адәм баласы үзе бераз гына бозылды. Аңа булган саен баерак ир, яшьрәк хатын кирәк. Кеше үзен кулында тота икән, үз гаиләсен саклап кала ала. Хөкүмәт гаиләгә комачауламый, ке­шенең гаиләсен саклавы-сак­ла­мавы бары үзеннән генә тора.

– Гаилә бәхетенең, Сезнең­чә, сәбәбе нидә? Аны ничек сак­ларга?

– “Гаиләне ничек сакларга?” дигән сорау гади тоелса да, ул чынлыкта бик катлаулы. Мәсәлән, без тапшыру эшләү дәверендә 300 тирәсе гаиләне төшергәнбез. Шу­ларның 70 проценты чын түгел, алар тапшыруга әкият сөйләп утыралар. Кемнәрнеңдер, гомумән, беренче гаиләләре түгел, димәк, бу – бик зур проблема дигән сүз. Гаилә­не саклау серләренә өй­рә­нергә дә өйрәнергә кирәк. Тапшы­руның мөһимлеге гомерлек булып кала. Аның серләре бик күп. Һәр ике як та сакларга омтылган очракта гына матур гаилә ясап була торгандыр. Эшне һәм карьераны түгел, ә гаи­ләне беренче урынга кую мөһим. Ир-ат өчен, бәлки, эш һәм карьера беренче урында торырга тиештер, ләкин хатын-кыз өчен беренче урында гаилә булу кирәк.

– Сезгә балагызны тәр­бия­ләү­дә башка гаиләләрдән алган тәҗрибәгез ярдәм итәме?

– Мин гаилә, балалар һәм дингә кагылышлы күп мәгълүмат алып торам, бик күп укыйм. Мин гомер буе укыдым һәм хәзер дә укыйм. Иң истә калганын әйтәсем килә – балаларга акча һәм синең нәрсәдер алып бирүең мөһим түгел, аңа синең елмаюың, кочаклавың, игъ­тибарың һәм вакытың кирәк. Бу – бүгенге ата-аналарның төп кимчелеге. Балалар компьютер кочак­лап утыралар, аларга сәламәтлек ягыннан да, психологик яктан да нык зыян килә. Балаларга, беренче чиратта, ярату кирәк, бала синең яра­туыңны тоеп үсәргә тиеш. Баланы күргәннән соң, һичшиксез, аңа елмаерга, аны кочакларга кирәк. Ир-атка карата да шундый ук тәр­бия сорала. Син нинди генә тәмле ризык әзерләп торма, аны көләч йөз белән каршы алмыйсың икән, тәмле ризыклар күзгә күренмәскә дә мөмкин.

– Шагыйрә буларак, Сез гаилә белән танышуларга һәм тапшыруга нинди күзлектән карыйсыз?

– Мин гап-гади күзлектән карыйм, мин – чын гап-гади караучы. Миңа катнашучының бу җөмләсе кызыкмы – шуңа карыйм. Кайбер гаиләләр белән әңгәмә алып барганда, фикер таба алмыйча газап­ланам. Шагыйрьләр һәм язучылар фикерле була, алар белән эшләргә рәхәт. Җырчылар белән эшләгәндә, фикер авырдан табыла.

– “Яңа Гасыр” каналы тамашачыларына тапшыруның яңа­дан экраннарга әйләнеп кайтуы уңаеннан нинди те­ләк­лә­регез бар?

– Беренчедән, без “Яңа Гасыр” каналы эшли башлауның беренче көненнән үк экраннарга чыктык. Без “Яңа Гасыр” белән һәрвакыт бер яшьтә калабыз. Икенчедән, конкурентлык бик көчле. Хәзер, китаптан интернетка күчкән кебек, халык тиз күчешне ярата. Тамашачыларны саклап калу өчен бик нык тырышырга кирәк. Моның өчен кыс­ка һәм кызыклы, нәрсәдер бирерлек тапшырулар булуы зарур, башкача кешене тотып булмый. Барлык татар халкының: “Аһ, “Яңа Гасыр” күрсәтә, мин аны гына карыйм”,– дигән хәлдә булуын телим.

“Ватаным Татарстан” (№ 140, 23.09.2017).

Просмотров: 819

Комментирование запрещено