Урманда учак яна

i5Алтын көзләр һәр ел саен
Үз вакыты белән кабатлана.
Үткән еллар искә төшкән саен
Күңелдәге хисләр кузгала.

Төнге урманда учак яна,
Сары яфраклар шыбырдап коела.
Учак яктысында җылынырга
Төнге күбәләкләр җыела.

Соры төстә урман-аланнар,
Сыгылып тора миләш-баланнар.
Кан төсендәге җимешләрдән
Әйтерсең лә яшьләр тамалар.

Саубуллашып кыр казлары уза
Бушап калган урман өстеннән.
Сагыш тулы моңсу авазлары
Ишетелә һәрбер төркемнән.

Көзнең соңгы көне. Учак сүнде,
Көле калды, җилләр таратты.
Сүнеп барган күңел хисләремне
Төнге учак кабат яңартты.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 995

Комментирование запрещено