Хәния Фәрхи концертын оештыручыларны һәм җырчының кызын гаепләүчеләргә Зәмирә Рәҗәпованың ҖАВАБЫ

news_20081Билгеле булуынча, Казанда Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертлар булды. Әлеге чараның сценарий авторы һәм режиссеры – Зәмирә Рәҗәпова. Концерт турында күпләр ризасызлыгын белдерде. Зәмирә андыйларга үзенең Инстаграм аккаунтында “шартлатып” җавап язган:

“Әлеге концертка бер ай әзерләндек. Хәния Фәрхинең якты исәлегенә багышланган җылы һәм ихлас концерт ясыйсы килде. Иң кызыгы: бернинди рекламасыз билетлар өч көн эчендә сатылып бетте. Тамашачылар соравы буенча, тагы бер көн өстәргә булдык.

Бүген иртән бер газетаның сайтында комментарийлар укып утырам. Халык, нәрсә язганыгыз хакында башта уйлагыз әле! Нинди акча җыю ул, нинди пиар? Кемгә кирәк ул пиар? Программа үзәгендә булган Хәния Фәрхигәме? Аның гаиләсенәме? Кызынамы? Ышаныгыз, кызына танылу бөтенләй дә кирәк түгел. Сәхнәгә чыгар өчен аңа хәтта ялындык. Кемдер яза, янәсе, Алия сәхнәдә бер тамчы яшен дә төшермәгән. Репетиция вакытында нәрсә барганын күрдегезме соң?! Алия дистә тапкыр “Утыр әле, әни, яннарыма”ны җырлый башлый да, үкереп, сәхнә артына кереп китә. Бу вакытта репетициядә катнашкан хәтта ир затлары да күз яшен яшерә алмый иде. “Алия, бәлки бу җырны җырлап тормассың?” – дип сорадым аннан. “Миңа концертка кадәр рәхәтләнеп еларга кирәк, соңыннан үземне кулга алачакмын”, — дип җавап бирде ул.

Аннары, һәйкәл темасын күтәргәннәр. Янәсе, концерт куеп, һәйкәлгә акча җыялар икән. Концерт вакытында мондый мәгълүмат бөтенләй дә булмады! Ә менә китап турында сөйләдек. Хәния Фәрхи кебек дәрәҗәдәге җырчы турында бүгенге көндә бер басма да юк”.

Просмотров: 1137

Комментирование запрещено