Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылындагы мәҗлестә бик тә гаҗәеп кеше, тормышында күпне күргән, күпне кичергән, ләкин шул авырлыклардан сынмаган, сыгылмаган бүгенге ак әбиләребезнең берсе – Җәүһәрия абыйстай Бәхтиева белән очрашырга насыйп булды. Элекке елларда аның ире Габидулла хәзрәт авыл мәчетләренең берсендә имам булып торган. Хәзер менә ул үзе Мәчәләй авылының танылган абыстае инде. Аның әйтүенчә, гомумән, аның иренең ата-бабалары барсы да имамнар нәселеннән булганнар.
Җәүһәрия Гатаулла кызының балачак еллары дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Аңа яшьли колхозда эшләргә, ачлыкны да, хәерчелекне дә күрергә, күп югалтуларны да кичерергә насыйп булган.
- Әнием Шәмсеруй Әһлиулла кызы Аитова 1910 елда дөньяга килгән, - дип сөйләп китте Җәүһәрия апа. - Ә мин әтиемне ныклап хәтерләмим дә инде. Аны, Гатаулла Рәхмәт улы Аитовны, әле сугышның башында, 1941 елда ук, фронтка озатканнар.
Аның турында бер генә кәгазь дә, документ та сакланмаган. Янгын чыгып, барсы да янып беткән. Ә үзе сугыштан кайтмаган.
Сугыш тәмамлангач, башкаларның әтиләре кайта башлады һәм без, беребездән беребез кечерәк өч бала, олырак абыем, апам һәм мин, әтилеләргә көнләшеп, моңаеп карап тора идек.
Абыемны шәһәргә укырга һәм эшләргә дип ФЗУга алып киттеләр. Миннән бик азга гына олырак Гамбәр апам (ул 1938 елда туган) һәм мин әнием белән берүзебез генә калдык. Безне күршеләребез ятим сарык бәтиләре белән чагыштыралар иде.
Мәктәптә укырга вакыт җиткәч, мине әни күтәреп алып бара, чөнки аягыма кияргә бернәрсә дә юк иде.
Мин кайчакларда берүзем генә калганда, Аллаһыга ялварып: “Йә Раббым, бөтен тирә күрше балаларының әтиләре сугыштан кайтты, ә менә безнеке кайтмады. Нигә соң бу болай икән? Кайтар, Раббым, әтиебезне!” — дип сорый идем.
Гамбәр апам да кайвакыт урамнан йөгереп керә дә әниемнән: “Әти нинди була соң ул, әнием? Шул турыда сөйлә әле”, — дип үтенә иде.
Әнием нәрсә әйтсен соң инде?! Бу чакта аның күзләре яшь белән тулган була иде.
Әни бераз тынып тора да: “Әтиегез бик матур кеше иде. Башында — фуражка, өстендә — костюм-чалбар”, — дип әйтеп куя.
Бервакыт хатыны үлгән бер абзыйга әнине кияүгә чыгарга димләргә килделәр. Галиулла абыебыз барсын да кырт кисеп: “Әни, син беркемгә дә кияүгә бармыйсың, мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен һәм беркайчан да ташламаячакмын”, — дип әйтеп салмасынмы.
Мин үзем кияүгә чыккач кына, әтиемнең нинди булуын белдем. Кайнатам Ногман Кәлимулла улы Бәхтиев бик яхшы кеше иде шул. Шуңа әтием дә аңа охшаган булгандыр, дип уйлыйм.
Мин кияүгә чыгу белән колхозда эшли башладым — тавыклар да карадым, бозаулар да, сыер саварга да туры килде.
Колхозыбыз гел алдынгылардан булды. Әле дә исемдә, без күчмә Кызыл Байракны ничәмә еллар үзебездән башкаларга бирмәдек.
Бүген дә әнә яңартылган шул күмәк хуҗалыгыбыз (аны хәзер “Восток” дип атап йөртәләр) Ринат Искәндәров дигән бик тә шәп авылдашыбыз җитәкчелегендә яңадан ныклап аягына басып килә. Шулай була гына күрсен иде инде.
Безнең өлкә “Ак калфак” оешмасыннан булуыбызны, минем “Бердәмлек” газетасына эшләгән эшләребез турында еш кына язып торуымны да белгәч (ул газетаны өенә алып, даими укып бара икән), Җәүһәрия апа бик тә шатланды.
- Безнең әниләр колхозда гөрләтеп эшләп торган заманда ук — 1956 елларда, “Ак калфак” оешмасы бар иде, — дип тагын сөйләп китте ул.
Әниләр:
Хәмдиянең ак калфагы,
Яңа каралган чагы.
Хәмдиягә сүз әйтмәгез,
Зиһене таралган чагы, - дип җырлый торган иделәр. Әниемә шул чакларда 66 яшь тирәсе булгандыр. Димәк, “Ак калфак” оешмасы элекке заманнарда ук булып, хәзер менә безгә яңадан кайтты, - дип шатлыгын белдерде Җәүһәрия апа.
Аннан соң без аның белән “Ак калфак” җырын бергәләп җырладык. Абыстаебыз Габдулла Тукайның күп шигырьләрен дә яттан белә икән. Шуларны шатланып безгә дә сөйләп бирде.
- Сезнең изге эшләрегезне менә биредә утырган балалар барсы да ишетеп, күреп торалар. Безгә бу турыда шул яраткан “Бердәмлек” газетабыз аша да, башка мәгълүмат чаралары аркылы да аларга түкми-чәчми җиткерергә кирәк. Яшь чагында әби-бабасы сөйләгән сүзләр генә баланың исендә яхшы саклана, — диде Җәүһәрия апа сүзен тәмамлап.
Хак, вакытлы әйтелгән сүзләр иде болар. Аның әйтүенчә, балаларыбызга һәм оныкларыбызга башкача беркайчан да “Әти нинди була?” дип сорарга язмасын иде.
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 1085