Бер язмыш тарихы…

голод1921 — 1922 еллардагы ач­лык афәте Похвистнево рай­онының Гали авылын да урап үтмәгән. Һәр гаиләдә диярлек авыр югалтулар бул­ган. Ачтан үл­гәннәрнең мә­етләре хәтта урамда яткан, кешеләрнең кабер казырлык та хәлләре булмый. Тау буенда зур чокыр казып, мәетләрне шунда ыргытканнар. Әбием Гайнехәят бу турыда елый-елый сөйли иде.

Аның ул чордагы тормыш, авылдашлары турындагы ха­ти­рәләреннән Гаян (исеме үз­гәр­телде) исемле хатынның яз­­­мы­шы аеруча хәтеремдә кал­ган.

…Гаянның әти-әнисе дә, ике сабые да ачтан вафат булалар. Үзе дә хәлсезләнеп, урынга яткач, ире ташлап чыгып китә. Бер көнне Гаян барлык көчен җыеп, йортка чыга. Көзге салкын һава аның сүнеп барган җанына сулыш өргәндәй була. Кайгыдан, ачлыктан шешенгән хатын әкрен генә атлап йортыннан чыгып китә. Кайда барганын үзе дә аңламагандыр инде ул. Күрше авылга барып җиткәч, бер өйнең ишеген шакый, икенчесенекен – тик ачучы гына булмый. Бәлки анда да җан ияләре калмаган булгандыр инде. Менә хатын бер бәләкәй генә йортның тәрәзәсендә ут януын күреп ала һәм шунда таба атлый. Тик Гаянның ишек шакырлык хәле дә калмаган була, ул аңын югалтып егыла.

Күпме яткандыр, берәү аның күз кабакларын ачып караганга хатын аңына килә. “Аллаһыга шөкер, исән икән”, — дигән ир-ат тавышы ишетелә. Йорт хуҗасы хатынны күтәреп ала да өйгә алып керә.

Өй җылы, почмакта ике сарык бәрәне печән чүпләп йөри. Учактагы кызыл күмерләр өс­тендә чүмечтә су кайнап утыра. Мичтә тәмле исләр чыгарып, нәрсәдер пешә.

Хуҗа урта яшьләрдәге ир булып чыга. Ул кунагын сәкегә утырта да: “Кызым, хәзер чәй эчәрбез, хәл керер үзеңә. Әнә, аш та пешеп килә”, — дип мич янына ашыга. Бераздан ул китек савытка салган ашны кунак алдына китереп куя. Яшел төстәге шулпа эчендә ниндидер үлән һәм бер-ике кисәк бәрәңге йөзеп йөри. Бу боламык ул чакта Гаянга иң тәмле аш булып тоелгандыр, мөгаен. Ул үзендә кабат тормыш чаткылары кабынганын сизгәндәй була, хуҗага тормышын, башыннан үткәннәрен сөйләп бирә. Ир дә аңа үзе турында сөйли. Аның исеме Исмәгыйль икән, хатынын, ике баласын җирләгән. Гаян ирнең ягымлы тавышын тыңлый-тыңлый йокыга китә.

Мичтә чатыр-чотыр утын ян­ган тавышка күзен ачып җи­бәрсә, Исмәгыйль абыйсы өйдә күренми. “Ул кайтканчы чыгып китәргә кирәк, яхшы түгел ич”, — дип уйларга да өлгерми, хуҗа кайтып керә.

- Кая җыендың, кызым? Туганнарым да юк дигән идең, бугай. Кышны миндә генә чык. Теләсәң, аннан китәрсең. Миңа да иптәш булырсың. Кышка ашарга ризыгым бар, Аллаһы кушса, ачка үлмәбез.

Хатын ризалаша. Чынлап та, кая барсын соң ул? Шулай икәү яши башлыйлар болар. Гаян ашарга пешерә, Исмәгыйль йорт эшләре белән мәшгуль. Кыш үткәнче алар бер-берсенә инде тәмам ияләшәләр. Яз җитә, шаулап гөрләвекләр ага, агачлар яфрак яра…

Бервакыт Исмәгыйль кыюсыз гына Гаянга сүз куша.

- Кызым, син риза булсаң, бергә гаилә корып яшик. Мин синнән 20 яшькә олы, риза булмасаң да, үпкәм юк, кызым урынына булырсың, — ди ул. Гаян ризалаша һәм язның бер матур көнендә авылда калган бердәнбер бабайдан алар никах укыталар. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре — бер кызлары белән бер уллары туа. Сыер алып җибәрәләр, бакчаларында яшелчәләр үстерәләр.

Шулай тернәкләнеп кенә килгәндә Гаянның ире бик каты авырый башлый. Инде ниш­ләр­гә? Хатын әнисенең үләннәр белән дәвалаганын исе­нә төшерә. Ул да шулай Исмәгыйльне дә­валый башлый һәм алты ай дигәндә аны аякка бастыра. Тик кайгы ялгыз йөрми ди­ләр бит. Гаилә тормышы рәт­ләнде дигәндә генә, Гаян үзе бә­хетсезлеккә очрый. Сыер савырга чыккач, аны үгез сөзә һәм бик каты яралый. Ул вакытта хастаханәләр дә булмый бит, хатын гарипләнеп, аяклары йөрми торган булып кала. Исмәгыйленең ихлас ярдәме аркасында гына аның яшәү рухы сүнми.

Балалары үсеп җитә, кызлары үз тормышларын кора. Ә менә малайлары өйләнергә өлгерми — сугыш башлана. Аны фронтка алалар һәм ул хә­бәрсез югала. Әти-әнисе аны күп еллар көтсә дә, аларга башкача күрешергә насыйп булмый шул инде.

80 яшендә Исмәгыйль аб­зый вафат була. Ә Гаян апа, кызы тәрбиясенә күчеп, ирен­нән соң тагын 8 ел яши әле. Тик кызганыч ки, хәбәрсез югалган улы кайтканда ул да бакыйлыкка күчкән була инде. Тоткында исәнлеген югалткан, гарипләнгән егетнең дә гомере озын булмый, туган нигезендә ике елга якын гына яшәп,  мәңгелеккә китеп бара. Гаян апа белән Исмәгыйль абзыйның нәсел дәвамчысы булып, кызлары гына кала…

Менә шундый гыйбрәтле язмыш турында сөйләгән иде миңа әбием. Әйе, безнең татар халкы сабыр да, түземле дә, туг­рылыклы да булган шул. Хәзер без бу сыйфатларны югалтып барабыз, телевизордан кайсы гына каналны ачсак та, үтереш, кыйнаш, алдашу, мал бүлешү, әшәкелекнең иге-чиге юк төсле. Аллаһым, безне афәтләрдән, ачлыктан саклый күрсен иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Фотосурәт Вадим Кондратьев блогыннан алынды.

«Бердәмлек».

Просмотров: 950

Комментирование запрещено