Гөлфия Шәйхетдинова: “Һәр сабыйны кечкенә чәчәккә тиңлим…”

SG100096

Камышлының “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Минәхсәновна Шәйхетдинова.

 27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне

Н.И.Пирогов: «… бала хакында дөрес фикер йөртү өчен безгә аны үз тирәлегеннән безнекенә күчерергә түгел, безнең үзебезгә аның рухый дөньясына күчәргә кирәк”, — дигән.

Шушы язмамның герое,  “Каенкай” бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Шәйхетдинованың тәрбияләнүчеләре белән аралашуын күзәткәннән соң, үз эшендә менә нәкъ күренекле рус табибы һәм тирән педагогик эчтәлекле хезмәтләр авторы киңәшләреннән файдаланадыр дигән фикердә калдым мин. Бөтенләе белән балалар дөньясына чумган иде ул.

1975 елда, Балыклы авылында, Минасма апа һәм Минәхсән ага Әһлиуллиннар гаиләсендә дөньяга аваз сала кыз бала. Балалар бакчасы, мәктәп еллары артта кала. Бала чактан тәрбияче йәисә укытучы булырга хыялланган кыз, Бөгелмә шәһәре педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, Камышлы авылына, “Каенкай” балалар бакчасына юллана һәм менә 22 ел шушы бакчада балалар тәрбияли. Югары категорияле, иң абруйлы тәрбиячеләрнең берсе ул. Аны җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә, ата-аналар да хөрмәт итә, ә тәрбияләнүчеләре ярата. “Һәр сабыйны кечкенә чәчәккә тиңлим мин. Яхшы итеп тәрбияләсәң һәр гөл матур чәчәк атарга тиеш. Балаларны да кечкенәдән кеше итеп тәрбияләү чәчәк үстерүгә тиң бит. Тәрбияче балаларына әни дә, табиб та, киңәшче дә, кирәк вакытта иркәләп назлаучы да булырга тиеш. Безнең хезмәт авыр һәм шул ук вакытта кызыклы да. Үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Үлеп балалар яратам”, — ди ул.

Эшендә һәрвакыт яңача алымнар белән эшләүче Гөлфия Минәхсәновна үз белемен күтәрүгә дә вакытын кызганмый, ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Тәҗрибәле тәрбияче шуны аңлый: бергә, бердәм булганда гына үстергән агачлар җимеш бирәчәк, гөлләр чәчәк атачак. Күпме баланы башлангыч тәрбия биреп мәктәпкә озаткан инде ул шушы еллар эчендә. Алар арасында олы тормыш юлына басканнары да бар инде. Алар тәрбияче апаларын онытмыйлар: шатлыкларын да, борчуларын да аның белән бүлешәләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Башлангыч сыйныф укытучылары да тәрбияче Шәйхетдиновага рәхмәтле, чөнки аның балалары мәктәпкә яхшы әзерлек белән киләләр. “Гөлфия Минәхсәновна һәрвакыт эзләнүдә. Тәрбия сәгатьләрен, бәйрәмнәрне эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештыру осталыгына ия. Ул ышанычлы хезмәткәр. Балалар белән дә, ата-аналар белән дә уртак тел таба, алар белән бергәлектә төрле конкурсларда катнашып югары уңышларга ирешә, призлы урыннар яулый. Киң күңелле, гадел, аралашучан, төгәл, үз хезмәтенә гашыйк җан. Шуңа күрә эше гөрләп бара да инде аның. Аңа хөрмәтебез зур, яратабыз”, — ди балалар бакчасы җитәкчесе Ляля Зәки кызы Хәлилова.

imageЭшендә кирәкле дә, хөрмәтле дә булган Гөлфиянең гаиләсендә дә тәртип. Менә 23 ел үзләре салган сукмактан тайпылмый янәшә атлый Шәйхетдиновлар. Руслан Балыклы авылы чибәрен үзенә яр итсә, әти-әнисен кызлы иткән. Үз кызларыдай күрә Гөлфияне Сания апа һәм Дамир ага Шәйхетдиновлар. Килен-кайнана сердәшчеләр.

Яшь Шәйхетдиновларның тормышы мул, матур: маллар да асрый, кош-кортын да, бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерә, өй тулы гөлләр. Ике балага гомер, дөрес тәрбия биргән алар. Рафаэль бүгенгесе көнне Волгоград шәһәрендә яши һәм эшли, читтән торып югары уку йортында белем ала, Ләйсән 2 нче сыйныф укучысы, читтә яшәгән улларын сагынып яшәүче әти-әнисенең юанычы.

Менә шулай, кирәкле дә, хөрмәтле дә булып гомер кичерә Гөлфия ханым.

Гөлфия Минәхсәновна! Сезне һәм “Каенкай” балалар бакчасы коллективын чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә саулыкның ныгын, гомернең озын-тигезен, гаилә иминлеге һәм инде эшегездә тагы да югарырак уңышларга ирешүегезне телибез.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Фоторәсемнәр гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1078

2 комментариев

  1. Наш садик называется `Березка`, а не солнышко!!!!Примите к сведению и исправьте!

  2. Воспитатель детского сада «Березка», любимая воспитательница наших детей