Тәрбияче – тәрбиянең чишмә башы ул

05-200x300

Камышлының “Елмаю” балалар бакчасы тәрбиячесе Флюра Фәйзрахмановна Зарипова.

 27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне

Мәгълүм ки, һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана. Анда алган тәрбия безне гомеребез буе озатып бара, тормышыбызның кыйбласын билгели. Шуңа күрә дә, балаларыбызны һәм оныкларыбызны чын иҗатчылар тәрбияләсен иде. Чөнки тәрбияче — тәрбиянең чишмә башы ул.

Тәрбияче таланты, баланы зур сабырлык белән ярату сәләте — башка талантлар белән чагыштырганда күпкә сирәгрәк очрый. Бала тәрбияләү — даими иҗади процесс, җанның һәм акылның баланы кайгырту белән сугарылган өзлексез хезмәте.

Җәен ямьле Сок буйларында су кереп, бәрәңге бакчасы утап, кышын чана-чаңгы шуып, сизелми дә үтеп китә балачак. Флюра оялчан, тәртипле кыз бала булып үсә, яхшы укый. Бик көчле сыйныф иде аларның сыйныфы. Менә мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлый, чыгарылыш кичәсендә вальс әйләнүләр дә артта кала. Үзе балалар бакчасына йөрегәндә үк салынгандыр аның күңеленә үскәч кем буласы. Флюра ике дә уйламый Куйбышев шәһәренә китә һәм педагогия училищесына укырга керә. Шаулап-гөрләп студент еллар да үтеп китә. “Тәрбияче” дипломы алган кыз, шәһәрдә берничә ай гына эшли дә, туган авылына кайтып китә, чөнки анда аны газиз әнисе, сөйгән яры көтә. Бу 1979 ел була.

Яшь белгечне бик теләп “Елмаю” балалар бакчасына эшкә алалар һәм ул, лаеклы ялда булуына карамастан, бүгенге көндә дә тәрбиячеләр сафында. Флюра Фәйзрахмановнаны аңарда тәрбияләнүче балалар да, аларның ата-аналары да, хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр, яраталар. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсем килә, Флюра Фәйзрахмановна безнең кызыбызның да тәрбиячесе иде. Елмаеп каршы алыр, якты йөз белән озатып калыр иде ул безне. Бик көчле группа булып, мәктәптә укыганда да сынатмады безнекеләр. Без әле бүгенгесе көнне дә тәрбиячебезне хөрмәт белән искә алабыз. Ул үзе дә балаларның язмышы, тормышы белән кызыксынып тора, сораша. Язмам герое исеменә җитәкчеләре дә бары тик мактау сүзләре генә җиткерде: “Флюра Фәйзрахмановна Зарипова — принципиаль кеше, бик пөхтә, үз эшенең остасы. Ул үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара, югары категорияле тәрбияче. Үз өстендә күп эшли, белемен арттыруга күп көч куя. Еш кына ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләре үткәрә, төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар ала. Ата-аналар белән дә тыгыз бәйләнештә ул. Алар белән түгәрәк өстәлләр, семинарлар, кызыклы очрашулар оештыра. Зур тәҗрибәле тәрбияче яшь белгечләргә дә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм ул шулай эшли дә”, ди, тәрбияче турында балалар бакчасы мөдире Рамилә Әкътәс кызы Галимуллина.

Флюра Фәйзрахмановнаның уңышлы хезмәт юлы турында бик күп Мактаунамәләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре дә сөйли.

Язмам герое гаиләсендә дә бик бәхетле ханым. Гомерлек яры, тиң пары Хәмит белән мәктәп елларында ук дуслашып йөри алар. Дуслык сынала-сынала мәхәббәткә әйләнә. Флюра сөйгәнен армия хезмәтенә озатып, көтеп ала. Бер-берсен сөйгән ике йөрәк, мәңге бергә булырга, диеп, 1981 елда гаилә учагы кабыза. Матур пар, үрнәк гаилә булып, бүгенгесе көнгә кадәр күгәрченнәрдәй гөрләшеп яши алар. Алдагы көннәрдә дә тигезлектә гомер кичерерләр, Аллаһы Тәгалә теләсә, нигезләре нык аларның. Сөбханалла, күз тимәсен.

Зариповлар үзләредәй тыйнак, акыллы егет һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Эльвир һәм Эльмира икесе дә Самара университетының “Экономика” бүлегендә укып, диплом алганнар. Эльвир зур оешмада эшләсә, Эльмира үзе укыган югары уку йортында мөгаллимә булып эшли. Икесе дә гаилә корган, әти-әниләренә оныклар бүләк иткән. Ә оныклар әби-бабайга иң зур бүләк: куаныч та, юаныч та. Яшьләргә дә эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә тигез мәхәббәт һәм иминлек насыйп булсын.

Язмам ахырында Флюра Фәйзрахмановнаны һәм “Елмаю” балалар бакчасы коллективын чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләремне җиткерәм һәм шигъри юллар бүләк итәм.

Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана,
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга.
Уңышлар сезгә, хөрмәтле тәрбиячеләр!

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 989

Комментирование запрещено