Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев киләсе кышка ФАРАЗ ясады

1(1921)Газета укучыларыбызга халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исеме яхшы таныш. Суык көннәр артык озакка сузылса, яңгырлар бертуктамый ява башласа, берәр өметлерәк сүз ишетмәбезме дип, аңа шалтыратабыз. Әйткәннәре рас килеп бара.

Пасхада суык булды, салкыннар 40 көнгә кадәр барачак әле, дигән иде, чынлап та, шулай булды. Июньнең салкын киләсен май башында ук юрап куйган иде. Хәвеф-хәтәрләр, җил-бураннар да шактый булачагын, яшелчәләрнең артык уңмаячагын да кисәткән иде. Аның белән телефоннан еш аралашсак та, үзе белән шәхсән очрашкан юк иде. Балтач районына юлыбыз төшкәч, Янгул авылына барып, халык синоптигының үзе белән күрешеп чыктык.
 
Әнвәр Шәрәфиев тумышы белән Арча районының Урта Пошалым авылыннан булса да, гомер буе Балтачта яши. Пединститутның география факультетын тәмамлап, үз районына эшкә кайта, 1971 елда исә Балтачка килеп төпләнә, география, биология, музыка дәресләрен укыта, мәктәп директоры булып та эшли. «Җәлил хәзрәт Фазлыевны да укыттым әле мин», – дип горурланып әйтеп куя ул. Үзе эшләгән мәктәпләрдә, һава торышын күзәтеп тору өчен, метеорологик мәйданчыклар ясаган. Әмир абый безгә зур-зур гына амбар кенәгәләрен күрсәтә. 1978 елдан бирле бөтен күзәтүләрен шунда язып бара икән. Шушы көнгә кадәр, бер генә көнен дә калдырмыйча, теркәп барган. Ул анда көннең иң югары һәм иң түбән температурасын яза һәм шуларның уртачасын чыгара. Шунда ук җилнең юнәлешен, явым-төшемнәр турында да теркәп куйган. Соңгы елларда фенологик күзәтүләрен: кайчан җиләк өлгерә башлавын, кошларның кайсылары кайтканын, чәчүгә кайсы көнне чыгуларын да терки башлаган. Авылларындагы үлем-китемнәр турында да белешмә табарга була. Элек, интернет булмаган чорларда, Әмир абыйның әлеге дәфтәрләрен колхоз рәисләре, агрономнар да алып торгалаган.
 
Аларга карап, чәчүгә, урып-җыюга әзерләнгәннәр. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, һава торышы 33 елдан 33 елга кабатланып тора, әйтик, 1984 елгы җәй быелгы җәй кебек булган, бу зур цикл булса, 11 елдан 11 елга якынча охшап килүе кечкенә цикл дип атала. Алты елдан алты елга кыш җәйгә яки җәй кышка охшап килә икән. Халык арасында кәбисә елы начар килә дигән ышану бар. Әмир абый исә аны кире кага. Дөресрәге, кәбисә елыннан соң килгән ел хәвеф-хәтәрле була, ди ул.
 
Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмәдәшем халыкның бәрәңгене елдан-ел иртәрәк алырга керешүенә борчылуын белдереп куйды.
– 14 сентябрь көнен элек картлар симәнә көне дип атап йөртте. Шул көннән соң гына бәрәңге казырга керешә идек. 14е бер чиләк бәрәңге казып алып, аны базга урнаштыралар һәм бер атнадан төсен үзгәрткәнме-юкмы икәнен карыйлар. Үзгәрсә, казымый торалар.
 
Хәзер исә бәрәңгене ашык-пошык казып алалар да бәрәңге начарайды дип зарланалар. Ул өлгереп җитә алмый кала. Бәрәңге чыныгырга, суык алып калырга тиеш. Өч-дүрт елдан, бәрәңге сорты бозыла, дибез. Ни өчен бозыла? Бәрәңгегә суык керми кала, кабыгы калынаерга өлгерми. Элек хәтерлим әле: кар яуганда да казыйлар иде аны. Менә дигән бәрәңге була, авыруларга да бирешми иде. Лорх дигән сортны 50 ел утырттылар, берни дә булмады, сорты үзгәрмәде.
 
Голландиядән иртә өлгерә торган дип башка сортларны алып кайттылар да лорх турында оныттылар. Ә тегеләре бернигә ярамый, безнең җирлеккә дә туры килми. Шунысын да әйтим әле: авылларга әллә нинди токымлы кыйбатлы сыерлар алып кайталар. Алар капланмыйлар, бозауламыйлар да, йөгермиләр дә. Үзебезнең сыерларның да нәселе бозылып бетте. Безнең сыерлар башак ашап сөт бирә иде. Ә хәзер аларга нишләптер башак бирмиләр. Чынлыкта арыш саламында тимер бик күп була. Тимер җитмәгәннән авырулар барлыка килә, буыннары тишелеп ага. Аның каравы, силос, сенаж ашаталар. Әче әйбер ашаганга, кислоталылыгы югары була. Аны ашату исереккә суган ашаткан кебек, – ди ул.
 
Әмир абыйдан авылдашлары ел фасылларының гына түгел, иртәнге сәгать белән көннең ничек булачагын да сорашалар.
– Күрше көтүгә чыгып бара, мине күрде дә, Әмир абый, бүген яңгыр явамы, дип сорады. Мин, әзер булып тор, көне буе явачак, дип җавапладым. Чынлап та, көн дәвамында койды яңгыр. Күршем көне буе күпер астында утырып торырга мәҗбүр булган. Кайткач: «Әмирнең авызын төяргә кирәк аның», – дигән. Икенче вакыт тагын көтүгә чыгып бара бу. Бу юлы да, яңгыр явачакмы, дип сорады. Ә мин бер сүз дә эндәшмәдем. Тагын көне буе яңгыр яуды. Уен-көлке белән, вәт юньсез, белгән бит явасын, әйтмәгән генә, дип зарланган ди, – дип елмая ул.
 
Ул, гомумән, шаян сүзле, әллә никадәр мәзәк белә. Алар барысы да авылдашлары белән бәйле. Мәзәкләрне аерым туплап та бара икән. Гармунда уйнарга да оста үзе. Мич тә чыгара икән. Бакчачылык турында әйткән дә юк. Тормыш иптәше Гөлзада ханым белән әллә никадәр яшелчә утыртканнар. Ишегалларындагы чәчәкләрнең нинди генә төре юк. Киләсе ел уңышы турында хәзердән үк кайгырта башлаганнар. Бөтен яшелчәнең орлыкларын үзләре әзерли. Әмир абый сер итеп кенә әйтте: кыяр орлыгының узган елгысын түгел, аннан алдагы елгысын утыртырга кирәк. Ни өчен дигәндә, кысыр чәчәге шактый булып, кыяры күп булмый. Бу фәкать кыярларга гына кагыла, дип кисәтә халык синоптигы. Помидор орлыгын базардан алмаска киңәш итә ул. Күпләр тозлы помидорның орлыгын сата икән, ул тишелүен тишелеп чыга, әмма помидор бирми. Кыраулар турында сүз чыккач, бакчачылар өчен мөһим мәгълүматын җиткерде: безнең җирлектә кырауларның 8 июньгә кадәр булу куркынычы бар.
 
– Күпме сынаганым бар: 8 июньнән соң кырау төшми, – ди ул.
 
Саубуллашыр алдыннан, халык синоптигыннан кышның ничек киләсен дә сораштык.
 
– Декабрь уртача җылы киләчәк, суыклары булса да, ике-өч көнлек кыска вакытлы һәм кисәк кенә булачак. Гыйнварның яртысында җылы, калган яртысында суык, ә февральдә коры суык булачак, – диде Әмир абый.
 
Көн кинәт җылытып куйгач, әбиләр чуагы башлана бугай дип юраган идек, ә ул исә, киләсе атнага гына көтелә, диде.

– Әле бер тапкыр суытып, яңгыр явып аласы бар. 14ләреннән соң көтәргә дә була әбиләр чуагын, – дигән иде ул. Икенче көнне үк көн суытты, яңгыры да яуды. Юраганы юш килде.

«Шәһри Казан».

Просмотров: 821

Комментирование запрещено