Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә

iӘтием Ризатдин Гатиятуллинга һәм әнием Мөкәррәмә Зәки кызына багышлап, аларны искә алып язылды

Шундый матур җәйге көнне туган мине әнием,
Алып кергән әти миңа бакчасының җимешен.
Яшелчәдән тәмле кыяр итәгенә төягән,
Шатлыгыннан әниемнең бүлмәсенә китергән.
 

Әни теләкләр теләгән, матур көйләр көйләгән,
“Яхшылыкта үс, кызым”, — дип яратып иркәләгән.
“Кыенлыкны җиңә бел син, булмый гел ансат кына,
Кешеләргә яхшы булып яшә, балам, һәрчакта”.
 
Безнең әни яшь күңелле, биеп алды, шаярды,
Йомшак күңелле әтием моңа бары елмайды.
Яратты әни җырларны, концертны калдырмады.
Бавырсак, җәймә пешереп, туганны ашка алды.
 
Гөлләренең матурлыгы ямьләндерде өйләрне,
Кайнап торган самовары тышка кадәр күренде.
Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә.
Сыйлы өстәл, тәмле ашлар була иде һәрчакны.
 
Минем чәчләремне әни тасмалар белән үрде,
Матур итеп күлмәкләр дә яратып миңа текте.
Кара киез итегемә кызыл бант ул беркетте,
Ап-ак кар өстендә алар бигрәк матур күренде.
 
Әти-әни — колхозчылар, тырышып эшләделәр.
Хөрмәт белән ялга чыгып, дус-тату яшәделәр.
Менә хәзер үсте инде сезнең төпчек кызыгыз,
Туганнарның арасында уртак сердәшче булып.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 969

Комментирование запрещено