Бер кашык дегет: аңла­массың, әллә этен, әллә әти­сен котлый

iРеспублика матбугат басмаларында әледән-әле Казанда һәм башка шәһәрләрдә урам исемнәре, төрле министрлыкларның һәм оешмаларның татарча дөрес язылмавы турында язмалар, фоторәсемнәр урнаштырыла. Бу дөрес тә. Татар теле – дәүләт теле икән, татар телендә һәр җөмлә һәрчак, һәркайда дөрес язылырга тиеш. Урам исемнәре – бер хәл, яратып каралучы “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе аша бөтен дөнья­га, татар телен бозып, гарип җөмләләр таралуын ничек аңларга?

Мин монда “Татарстан – Яңа Гасыр” теле­ви­дениесенең “Сиңа мин­­нән сәлам” тапшыруын күз­дә тотам. Гаделлек өчен шуны әйтергә кирәк: бу – бик уңышлы тапшыру. Әле­ге тап­шыру аша телевизор караучылар үзләренең туганнарын, якыннарын төр­ле юбилейлар белән котлый, җыр сорый. Редак­ция­гә кил­гән хатларны укуга әдәбият-сәнгать әһеллә­рен, сәясәтчеләрне, мәга­риф тар­магы хезмәткәр­ләрен җәлеп итү дә тапшыру­ның аб­руен күтәрә. Чөнки алар хатлар гына укып калмыйлар, үзләренең эш-план­нары белән дә таныштыралар, борчыган мәсьә­лә­ләр­не күтәрәләр.Ләкин шушы матур тапшыруга бер кашык дегет салына, дип исәплим. Мин монда тапшыру вакытында телевизор экраннарында язылган бары тик рус хә­реф­ләреннән генә төзелгән татарча гарип җөмләләрне күз алдымда тотам. Кеше­ләр үзләренең якыннарын саф татар те­лендә котларга тели, ә ул аларга еш кына мәгънәсе бозылып, ямьсез сүзләр буларак барып җитә. Бу тапшыруда “һәм“ сүзе “хам” йә “хэм”гә әйләнә. “Җан“ сүзе урынына “жан“ пәйда була. Бу тапшыруда телебезне бозып язылган җөм­ләләрне бик күп китерергә мөмкин. Шуларның кайбер­ләренә тукталмый мөмкин түгел.

“Гаила бэхэте телим“, “туган кэнен белэн тэбриклим“, “ана салам җибэрэм“… “Кү­ңелдән“ сүзе “кунелдэн“, “яшәү­че“ сүзе “яшэуче“, “шә­һәр“ сүзе “шэхэр“, “бәйрәм“ сүзе “бэйрэм“, “түбән“ сүзе “тубэн“, “тәбрик“ сүзе “табрик“ йә булмаса “тэбрик“кә әйләнә дә куя. Бер тапшыруда экранда “этине котлыйм“ дигән сүзләр пәйда булды. Аңла­массың, әллә этен, әллә әти­сен котлый. Телебезгә бо­лай да һөҗүм барган чорда бөтен дөнья татарларына телевидение аша татар те­лендә шундый гарип җөм­лә­ләр җибәрелә. Без еш кына, туган телебезне саклауда Мәскәү ко­мачау­лый, дибез. Бу оч­ракта Мәс­кәүне һич гаеп­ләп булмый ич! Телевизор караучы­лар­ның котлау җөмләләрен саф татар телендә экранда пәйда булуына ничек ире­шергә соң? Мин монда чыннан на кайбер техник кыенлыклар бардыр дип уйлыйм. Чөнки котлау сүз­лә­ре кәрәзле телефон аша җи­­бәрелә, ә анда татар хә­рефләре юк. Ничек җи­бә­релгән – шулай эк­ранга да чыга. Ләкин бү­генге техника заманында ул гарип җөм­ләләрне төзә­теп, саф татар телендә чыгарырга мөм­киндер дип беләм. Һич югында телевизор карау­чыларның гарип җөм­лә­ләрдән торган котлауларын алып баручы матур итеп саф татарча укып бирә ала. Иң мөһиме – телебезне мәс­хәрәләүче җөмләләрне телевидение экраныннан алып ташларга кирәк.

iАлдарак, котлауларның саф татар телендә язылуы өчен кайбер техник кыенлыкларны җиңәргә кирәк, дигән фикер җиткергән идем. Шушы урында моннан 40 еллар чамасы элек “Со­циалистик Татарстан” газетасында “Тик алты хәреф” дигән мәкалә бастыруым искә төште. Ул елларда һәр колхоз-совхоз үзә­гендә стена газеталары чыгып килә иде. Алар колхоз идарәсе һәм партия оешмасы органы саналды. Анда хуҗалык­ның уңыш­лары, алда торган бурычлар турында язылды, алдынгы иген­челәр, терлек­челәр макталды, ялкаулар, тәртип бозучылар тәнкыйть ителде. “Социалистик Татарстан” газетасы журналис­ты буларак, мин командировкалар вакытында әлеге стена газеталарын бик теләп укыйм, кайчак үземә кирәк­ле фактлар да ала идем. Лә­кин текстлар рус шрифтлы машинкаларда басылганлыктан, анда да, югарыда күр­сәтеп кителгәнчә, татар сүз­ләре бозылып языла иде. Мин бу хакта бер колхозның партия оешмасы секретарена да әйттем.

– Бу хәл үзебезне дә борчый. Нишлисең, татар хә­рефле машинкалар юк бит, – диде. Казанга кайткач, бу проблеманы җентекләп өй­рәндем. Татар телендә чыгучы бөтен газета, журналлар редакцияләре, шул исәп­тән район һәм шәһәр газеталары редакцияләре, радио һәм телевидение дә рус шрифтлы машинкалар сатып ала иде. Аннары халыкка көнкүреш хезмәте мас­терскоенда аларга татар шрифтлары куела. Шуны да әйтим: татар шрифтлары, Уфа­дагы заводта эш­ләнеп, Казанга кайтарылды. Димәк, теләк булганда машинкаларны татарча язарга “өйрә­теп” була бит! “Социалистик Татарстан”да басылган мә­каләм шул турыда иде, анда мин стена газеталарында те­лебезнең бозылуы, хуҗа­лык­лардагы ма­шин­каларга татар хә­реф­ләре куярга ки­рәк­леген кү­тәреп чыктым. Әлеге мәкалә басылган көнне иртәнге сәгать уннарда баш редактор Шәмси ага Хамматов чакырып алды. Алдында – газетаның яңа саны.

– Утыр, иптәш Әһлиул­лин. Хәзер генә синең мәка­ләң турында Верховный Совет Президиумы председателе Батыев шалтыратты, – диде.

Йөрәк жу итеп китте. Салих ага Батыевның газетаны укып баруы, кайбер тө­гәлсезлекләр булса, баш редакторга шалтыратуы яхшы мәгълүм иде.

– Нәрсә, берәр хата кит­кәнме?

Шәмси ага елмаеп куйды.

– Киресенчә, ошаткан, проблеманы дөрес күтәрә­сез, – диде. Һәм җитәкче ки­ләчәктә машинкаларга татар хәрефләре куйдыру бе­лән Верховный Совет Президиумы Аппараты шө­гыль­лә­нәчәген хәбәр иткән.Соңыннан шунысы билгеле булды: Салих ага Батыев кушуы буенча, иң элек һәр районда ничә машинка булуы ачыкланган, аннары халыкка көнкүреш хезмәте күр­сәтү министрлыгына ки­рәкле күләмдә татар хә­реф­ләре кайтарырга кушылган. Озакламый хуҗа­лыклар­да­гы стена газеталары да саф татар җөмләләре белән чыга башлады.Шулай итеп, татар теле дәүләт теле булмаган чорда да республика җитәкчелеге телебезнең сафлыгы турын­да кайгыртты.

17 августта телеви­де­ниенең “Таяну ноктасы” тапшыруы туган телебезне сак­лау һәм үстерү мәсьәләлә­ренә багышланган иде. Әдә­бият-сәнгать әһел­ләре, журналистлар, сәясәт­челәр телебезне саклау проблемаларын күтәр­де­ләр, бәхәс­ләш­­теләр. Сүз дә юк, бик кирәкле тапшыру. Бу тапшыруны искә алуның сәбәбе шунда: алып баручы Венера Иванова әлеге тапшыруны: “Һәр­кай­да дөрес язарга, дөрес сөй­ләргә өй­рән­сәк иде”, – дигән теләк белән тө­гәл­лә­де. Амин! Шулай була күр­сен!

P.S. Язма авторы М.А.Әһлиуллин 1992 елда Та­тар­стан­ның Яңа Конституция проектын әзер­ләү комиссиясе әгъзасы иде.

“Ватаным Татарстан” (№ 141, 26.09.2017).

Просмотров: 997

Комментирование запрещено